Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

25 форма-киңәшмә рейтингында июль ае нәтиҗәләре буенча Иске Айман авыл җирлеге 1 урынга лаек булды (фото һәм видео)

Бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында июль ае нәтиҗәләренә багышланган 25 форма-киңәшмә узды. Киңәшмә эшенә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

                  25 нче форма-киңәшмә күңелле саннар белән эш итми, биредә район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре демография торышы, вафат булган райондашларның үлем сәбәпләре, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гаиләләр, каралмаган балалар һәм башка факторларны күз уңыннан үткәрә, шул рәвешле райондагы тәртип-әхлак мәсьәләләренә анализ ясый. Бүгенге киңәшмәдә дә әлеге мәсьәләләр җентекләп тикшерелде. 

          Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева районда демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эш турында сөйләде.

Ләйсән Фоат кызы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең рәисе дә булып тора, бүгенге чыгышында әлеге комиссия тарафыннан башкарылган эшләр аша авыр гаиләләрнең тормыш шартлары, проблемаларына игътибарны юнәлтте.

          Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов барлык җитәкчеләрне  җирлектәге проблемаларны яшермичә, бергәләп бердәм эшләргә чакырды.

             Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев гомуми үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең үлеме турында бәян итте.

Шулай ук Айдар Рәфкать улы соңгы арада кискен арткан коронавирус авыруының бүгенге вәзгыяте белән таныштырды, райондашларны элементар гигиена кагыйдәләрен үтәргә чакырды. 

          Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова авылда авыр гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

 

          25 форма-киңәшмә кысаларында ай саен төрле күрсәткечләр аша җирлекләргә бәя бирелә. Рейтингта июль ае нәтиҗәләре буенча Иске Айман авыл җирлеге 1 урынга лаек булды. 

Киңәшмә турында тулырак алдагы язмаларда яктыртылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев