Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Абунәчеләр. Подписка. Уңайлыклар.

Агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу кампаниясе шау-шу белән башланып китте. Россия почтасына дәүләт дотация бирми башлагач, алар почта чыгымнары бәрабәренә газета-журналларга язылу бәяләрен арттырырга мәҗбүр булдылар. Бу кайбер абунәчеләрдә ризасызлык хисләре дә тудырды. Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, әйбер бәяләре дә даими рәвештә артып тора. Аңа карап,...

Агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу кампаниясе шау-шу белән башланып китте. Россия почтасына дәүләт дотация бирми башлагач, алар почта чыгымнары бәрабәренә газета-журналларга язылу бәяләрен арттырырга мәҗбүр булдылар. Бу кайбер абунәчеләрдә ризасызлык хисләре дә тудырды. Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, әйбер бәяләре дә даими рәвештә артып тора. Аңа карап, ашамыйча, эчмичә, киенмичә тормыйбыз. Бер укырга күнеккән кеше дә үзенең яраткан басмасыннан башка яши алмый. Бәясенә дә карап тормыйча, күзен йомып, барыбер языла ул аңа.
Ныклап уйлап, чагыштырып карасак, вакытлы матбугат чараларына бәяләр ул кадәр теш үтмәслек түгел бит. Казанга бару гына да 500 сумнан артык тора. Барып кайту 1000 сумнан артып китә. Ә бу бәягә "Актаныш таңнары" газетасына һәм үзегез теләгән тагын бер басмага языла аласыз. Ярты ел буе сезне сөендереп, өегезгә яраткан газетагыз килеп торачак. Абунәчеләребезне кайгыртып, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең, газеталарны урлыйлар, дигән моң-зарына колак салып, бер яңалык та кертелде.
Теләге булган абунәчеләребез район почтасына барып, үзләренә абонемент тартмасы ачтырып, "Актаныш таңнары" газетасын шуннан барып ала алалар. Бу очракта газетаның бәясе 333 сум 12 тиен (оешма-предприятиеләр өчен 375 сум 12 тиен) була. Һәм газеталарыгыз да югалмыйча, үз кулыгызга килеп керә. Тагын бер уңай юл: газетаны мөхәрриятнең үзеннән килеп алу. Әлеге юлны сайласагыз, сезгә газетага язылу 300 сумга гына төшәчәк. Газетаны мөхәррияттән килеп алу мөмкинлеге булганнар өчен бу да бик уңайлы дип исәплибез. Күпмедер акчагыз да янга кала. Газетаны өйләренә китерттерүчеләр өчен "Актаныш таңнары" газетасына 438 сумнан язылырга мөмкин.
Газетабыз сезне алты ай буе район яңалыклары белән таныштырып барыр. Укыйсы килгән язмаларыгызны вакытлар үтү белән кабат укып карау мөмкинлеге белән дә уңайлы ул. Бергә булыйк, хөрмәтле абунәчеләребез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев