Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш игенчеләренә министр котлавы

Район басу-кырларыннан 100 мең тоннадан артык уңыш җыеп алган Актаныш игенчеләрен тәбрикләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән район башлыгы Энгель Фәттаховка котлау телеграммасы килде. "Быел һава торышы шартлары кискен булуына карамастан, мул иген үстереп, бүгенге көнгә 100 мең тонна ашлык җыеп алуга ирештегез....

Район басу-кырларыннан 100 мең тоннадан артык уңыш җыеп алган Актаныш игенчеләрен тәбрикләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән район башлыгы Энгель Фәттаховка котлау телеграммасы килде.
"Быел һава торышы шартлары кискен булуына карамастан, мул иген үстереп, бүгенге көнгә 100 мең тонна ашлык җыеп алуга ирештегез. Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен чираттагы җиңү белән котлыйм, һәм, көзге кыр эшләрен уңышлы тәмамларсыз, дип ышаныч белдерәм. Әлбәттә, бу узып баручы катлаулы елда зур оешканлыкны таләп итә.
Татарстан авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез, аның җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән фидакарь хезмәтегез югары бәягә ия.
Алдагы көннәрегездә иминлек, яңадан -яңа уңышлар телим."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев