Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның Бүләк бистәсендә төзелүче мәчеттә өмә үтте

17 сентябрьдә Актанышның Бүләк бистәсендә төзелүче мәчеттә өмә үтте. Мәчетнең иганәчеләренең, төзелеш эшендә башлап йөрүчеләрнең очрашып сөйләшү, киңәшләшү, эшлисе эшләрне планлаштыру вакыты да ул. Мәчетне төзи башлаганнан бирле, өмә ясап, бергәләп эшләү гадәткә кергән биредә. Осталар да яллаганнар, үзләре дә эшләгәннәр. Һәммәсе хакында да имам - "Стамотолог" җәмгыяте җитәкчесе Әзһәр...

17 сентябрьдә Актанышның Бүләк бистәсендә төзелүче мәчеттә өмә үтте. Мәчетнең иганәчеләренең, төзелеш эшендә башлап йөрүчеләрнең очрашып сөйләшү, киңәшләшү, эшлисе эшләрне планлаштыру вакыты да ул.
Мәчетне төзи башлаганнан бирле, өмә ясап, бергәләп эшләү гадәткә кергән биредә. Осталар да яллаганнар, үзләре дә эшләгәннәр. Һәммәсе хакында да имам - "Стамотолог" җәмгыяте җитәкчесе Әзһәр Заманов белән сөйләшәбез.
-Мәчет төзүгә Илгизәр абый Шәвәлиевнең әйткән сүзләре этәргеч бирде:"Бистәгездә эшмәкәрләр күп. Яшь, көчле вакытыгызда мәчет салыгыз, өлкәнәйгәч, йөрергә дә якын булыр," - дигән иде моннан дүрт ел элек. Шул елны төзи башладык та. Беренче елны фундамент салдык. Икенче елны стенасын күтәрдек. Өченче елны түбәсен яптык. Быел эчке эшләрен эшлибез. Алла боерса, ноябрь аенда ачарга ниятлибез. Су кертү, канализация ясау, койма тоту эшләренә дә бистәнең эшмәкәрләре ярдәм итте. Кирпеч, төзелеш кирәк-яракларын сатып алуда да бистәдә яшәүче сәүдәгәрләр ташлама ясады. Идәнгә, түшәмгә плитәләр алуда, манара ясауда да игелекле райондашларыбыз булышты. Хакимият безгә мәчет артындагы җирне бирде. Анда бакча ясап, яз көне агачлар утырттык. Авыл җирлеге юлга салу өчен плитә бирде, анысыннан бакчада тротуар эшләдек.
-Хуҗалык, оештыру эшләрен башкаручылар кемнәр? Нинди максатлар куясыз?
-Бистәдәшләрем Фарил Нургалиев һәм Вәрис Исмәгыйлев. Апрель аенда халык белән җыелышып сөйләшеп Бүләк мәхәлләсе оештырдык. Май аенда таныклык алдык. Мәчет төзелешенә 1 миллион сумнан артык акча җыйдык. Тагын 200 мең сум кирәк әле. Ярдәм итү өчен безгә мөрәҗәгать итә алалар, акча күчерү өчен хисап счеты да бар.
Мәчет ихатасында 6*9 га өй салып, имамны шунда яшәтергә дигән ниятебез бар. Элек шулай булган. Имам шунда яшәгән, балалар укыткан. Гошердән икмәк, ит биргәннәр. Мәчетне дә, имамны да авыл яшәткән. Имамны эшкә чакырып, аңа хезмәт хакы түләп торырга дигән теләгебез бар. Халык кабул итәме-юкмы, башлап карыйк. Мәчетне дини учак итеп күрәсе килә. Мәчет ачык булып, кеше тәүлек дәвамында килә алсын - киңәшкә дә, белем алырга да, намаз укырга да, вәгазь тыңларга да. Популяр библиотека, дисклар җыелмасы да шунда булсын.
-Мәчет төзелеше Сезгә, тормышыгызга үзгәрешләр керттеме?
-Рамазан аенда бер-беребезне ифтар ашларына дәштек. Гаиләләр арасында аралашу артты. Балалар дуслашты, элемтәләр ныгыды. Күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгы да бар. Аллаһның рәхмәте - бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү ягыннан безнең бистә болай да бердәм. Районда "Зәкят" фонды оештырдык. Байлар күп, зәкят бирүчеләр бик аз әле. Ел саен берничә йөз егетебез мәдрәсә тәмамлый, эшләргә, яшәргә шартлар булмау сәбәпле, төзелешкә, җитештерү тармакларына эшкә китә. Бергәләп, халыкның фикере үзгәрсен, дип, хезмәт куябыз. Мәчеттән һәрвакыт ярдәм көтеп булганын, киңәшче, ярдәмче имам бар икәнен белеп, халыкның үзенең дә мәчет эшчәнлегенә ярдәмләшеп яшәве кирәк.
-Рәхмәт, Әзһәр хәзрәт! Тормышларыбыз имин, җаныбыз тыныч, иманыбыз нык булсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев