Актанышта “Автоледи-2016" бәйгесе оештырыла
5 августта Актаныш районы ДОСААФ оешмасы территориясендә "Автоледи-2016" бәйгесе оештырыла. Конкурс берничә этаптан тора: катнашучылар теория өлешендә юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәтергә тиеш булалар, практик өлештә җиңел автомобильне идарә итү күнекмә һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр. Конкурста катнашырга теләге булган хатын-кызларны 5 август 14.00 сәгатьтә ДОСААФ оешмасында көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев