Актанышта - кече ярминкә
27нче гыйнвар көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда шәхси хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыклары катнашында кече ярминкә-күргәзмә оештырыла. Биредә халыкка каз, күркә ите, казылык, май, он, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, камыр ризыклары һ.б. тәкъдим ителәчәк. Кече ярминкә-күргәзмә иртәнге сәгать 9 дан 14 сәгатькә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев