Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алабугада көнче ир хатынын яндырырга теләп, 6 кешене йорт-җирсез калдырган

Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Алабуга районының Бехтерево авылында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә 6 кешелек гаилә йорт-җирсез калган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, барысы да исән-сау. Тик 3 нарасый гына хәзер торыр урынсыз... Янгын иртәнге 5 ләр тирәсендә башлана. Беренче булып хуҗабикә уяна. "Уянып киттеп, ишегалдына чыктым да тавыш...

Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Алабуга районының Бехтерево авылында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә 6 кешелек гаилә йорт-җирсез калган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, барысы да исән-сау. Тик 3 нарасый гына хәзер торыр урынсыз...
Янгын иртәнге 5 ләр тирәсендә башлана. Беренче булып хуҗабикә уяна.
"Уянып киттеп, ишегалдына чыктым да тавыш ишеттем: яңгыр ява дип торам. Ишекне ачсам, ут ялкыны! Тизрәк иремне һәм балаларымны уяттым", - ди Любовь Вдовина.
Хокук саклау органнары вәкилләре янгынның ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ачыклаган һәм бу кырын эштә хуҗабикәнең 32 яшьлек элеккеге ирен шикләнгән. Ул үзенең элеккеге хатынын һәм аның 2 кечкенә баласын гына түгел, бер бала белән биредә яшәүче хатынының сеңлесен, аларның олы яшьтәге әти-әниләрен торактан мәхрүм иткән.
Янгын нәтиҗәсендә йорттан да, сарайдан да берни калмаган. Барысы да янып беткән. Хуҗалар бары документларын гына алырга өлгергән.
Ут төртүдә шикләнүче ир үз гаебен таныган. Янгыннан зыян күрүчеләр әлегә танышларында яшәп торачак. Әмма алар кием-салым, балалар исә уенчыкларга мохтаҗ.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18167
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев