Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Айлык игълан ителде

Район үзәге җирлеген төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр айлык игълан итү турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Айлык көз аенда җирлекне төзекләндерү һәм тиешле санитар-экологик хәлне тәэмин итү максатыннан оештырыла. Айлыкка кадәр дә бу эшләр җирлектә даими...

Район үзәге җирлеген төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр айлык игълан итү турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.
Айлык көз аенда җирлекне төзекләндерү һәм тиешле санитар-экологик хәлне тәэмин итү максатыннан оештырыла. Айлыкка кадәр дә бу эшләр җирлектә даими оештырылды. 24 август көнне Актанышыбызны тәртипкә китерү буенча, барлык оешма-предприятиеләр һәм гражданнар катнашында зур өмә уздырылды. Шулай ук 31 август көнне су буйларын, урманнарны, паркларны чүп-чардан арындыру буенча өмә уздырылып, ул көнне Иске Идел һәм "Тамак" (су буе) буен - гимназия, паромга бару юлын һәм Агыйдел яр буйларын - Актаныш технология техникумы, Доха күле буен - беренче мәктәп, Бүләк урманын - спорт һәм яшьләр бүлеге, "Лачын" боз-спорт сарае, Нөркә урманын - "Иман" спорт сарае коллективы, Сабантуй мәйданы янындагы күл буйларын - Актанышбаш авыл җирлегенә караган оешмалар, сабантуйга төшә торган тау буйларын, урман полосаларын - "Коммунсервис-Актаныш", Агыйдел, Бүләк, Җиңүнең 50 еллыгы урамнары башындагы урман полосаларын - гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы оешмалары чүп-чардан чистарттылар. Аерым оешмалар техника белән ярдәм иттеләр. Шул ук көнне Изгеләр чишмәсен - социаль яклау бүлеге, Хәмит һәм Мәликә чишмәләрен - балалар иҗат үзәге, Җидегән чишмәне МНКТ коллективлары тәртипкә китерделәр.
21 сентябрь көнне районга кайткан яшь белгечләр форумында катнашучылар Җиңүнең 50 еллыгы урамында агачлар утырту өчен чокырлар әзерләп куйдылар.
Айлык дәвамында үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, йорт, бина тирәләрен чүп-чардан, агач-ташлардан, ком өемнәреннән, төрле төзелеш материалларыннан арындырырга, агачлар утыртырга, ял паркларын, зиратларны тәртипкә китерергә, су чыганакларын төзекләндерергә, чистартырга тиеш булабыз. Айлык чорында торак йортларны кышка әзерләп бетерү буенча да милекчеләр ширкәтеннән һәм анда яшәүчеләрдән дә зур җаваплылык сорала.
Айлык дәвамында өмәләр уздырылачак, һәм һәр атнаның җомга көне Чисталык көне дип билгеләнде. Айлык чорында полиция участок вәкилләре белән берлектә башкарма комитет тарафыннан төзелгән комиссия һәр урамны, йорт алларын, кварталларны, чүп түгү урыннарын, оешма-предприятие яннарын тикшереп чыгачак.
Айлык чорында билгеләнгән эшләрне тормышка ашыру өчен җирлектәге һәр гражданга, оешма-предприятие җитәкчесенә зур җаваплылык йөкләнә. Башкарасы эшләребез шактый.
Актанышыбызны матурлау, төзекләндерү, тәртипкә китерү, кышка әзерләү буенча җирлектәге барлык оешма-предприятие эшче хезмәткәрләрен һәм барлык гражданнарны актив катнашырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев