Балаларга юл ябык
Тулаем төзекләндерүдән соң район мәдәният йорты күпләрнең күз явын алырлык матур биналарның берсе булып, исеме җисеменә туры килгән мәдәният учагына әверелде. Әмма шунысы кызганыч: биредә инде ничәнче тапкыр шул ук бер күңелсез хәл кабатлана - балалары белән концертка яки башка тамашага килүчеләрне залга кертмиләр. Баласын ияртеп, күңелле, культуралы ял итәргә...
Тулаем төзекләндерүдән соң район мәдәният йорты күпләрнең күз явын алырлык матур биналарның берсе булып, исеме җисеменә туры килгән мәдәният учагына әверелде. Әмма шунысы кызганыч: биредә инде ничәнче тапкыр шул ук бер күңелсез хәл кабатлана - балалары белән концертка яки башка тамашага килүчеләрне залга кертмиләр. Баласын ияртеп, күңелле, культуралы ял итәргә килгән ата-ана аптырап, тамаша залының ишек төбендә басып торырга мәҗбүр. "Әни, нигә безне кертмиләр?" дигән сорауга ата-ана ни дип җавап бирергә дә белми. Әлеге сорауны мәдәният хезмәткәрләренә юллагач, "безгә шулай кушылды" дигән җавапны гына ишетергә кала.
Бала-чагага концертка, яисә нинди дә булса спектакльгә бару үзе бер кечкенә бәйрәм. Тамашалардан алган хис-кичерешләр белән алар әле 1-2 көн сөенеп, искә алып яшиләр. Әгәр без мәдәниятле, сәләтле балалар тәрбиялибез дисәк, шушы мәдәният учаксыз алмаксатка ирешеп булырмы? Милли җыр-моңнарны, гореф-гадәтләребезне ачык чагылдырган биюләребезне күрми үскән балада милләтпәрвәрлек тәрбияләп буламы? Милләтебез еллар дәвамында тарих тузаны астында югалмасмы? Фәлсәфәгә бирелсәң, дөрес, сүзләр дә, сораулар да күп.
Тамаша залының ишекләре балаларның борын алдында шапылдап ябуга төп сәбәп итеп сабыйларның шуклыгын, тынгысызлыгын күрәләр. Янәсе, алар тамашачыларга кыенлык тудыра. Әлбәттә, залда тәртип кирәк, тик моңа һәрбер ата- ана үзе җаваплы. Концерттан яки башка тамашадан кызык тапмаган балаларны көчләп мәдәнияткә тарту мөмкин түгел. Ә бер концертны, бер чараны да калдырмый, әле күбесендә үзе дә тамашачыларны сөендереп, сәләте белән балкыганнарга үзләре катнашмаган тамашаларны йозак тишегеннән генә күзәтәсе кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев