Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Белүчеләр юкмы?

Мөхәрриятебезгә бер хат килеп иреште. Аны безгә ТР Конституция суды судьясы юридик фәннәр докторы, профессор Флер Нуретдин улы Баһаутдинов юллаган. Әлеге хатта 1923 елда районыбызның Чалманарат авылында дөньяга килгән Мөбәрәк Дәүләтов турында сүз бара. Мөбәрәкнең әтисе - Дәүләтов Мулламөхәммәт Дәүләт улы- 1901 елда туган, "Ярыш" колхозы (Чалманарат авылы) колхозчысы була....

Мөхәрриятебезгә бер хат килеп иреште. Аны безгә ТР Конституция суды судьясы юридик фәннәр докторы, профессор Флер Нуретдин улы Баһаутдинов юллаган. Әлеге хатта 1923 елда районыбызның Чалманарат авылында дөньяга килгән Мөбәрәк Дәүләтов турында сүз бара.
Мөбәрәкнең әтисе - Дәүләтов Мулламөхәммәт Дәүләт улы- 1901 елда туган, "Ярыш" колхозы (Чалманарат авылы) колхозчысы була. Материаллардан билгеле булганча, Мулламөхәммәт ага 1930-1931 елларда колхоздан куыла. Мөбәрәкнең әнисе- Дәүләтова Шәрифә Шәрап кызы, 1900 елгы, шулай ук колхозда эшләгән. Материалларда гаиләнең башка әгъзалары- 1930 елгы энесе Фәрит Дәүләтов һәм 1927 елгы сеңлесе Фәүзия Дәүләтова хакында да күрсәтелгән.
Мәктәпне гел яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Актаныш урта мәктәбендә белем ала ул.
1940 елның 3 сентябрендә район прокуратурасында секретарь булып эшли башлый.
1941 елның 14 мартында республика прокуратурасыннан эш буенча чакыру телеграммасы ала һәм Казанга юнәлә, шунда кулга да алына.
Мөбәрәкне Актаныш урта мәктәбендә укучылар арасында, Совет властенә каршы яшерен оешма оештырып, төрле агитация алып баруда гаеплиләр. Укучылардан да сорау алулар башлана.
Суд хөкеме кырыс була Мөбәрәккә - 10 елга ирегеннән мәхрүм итү.
... М.М.Дәүләтовның хөкеменнән соңгы язмышы билгеле түгел. Өенә кайтмый ул. Әлеге вакыйгалар турында ни дә булса белүчеләр бар икән, мөхәрриятебезгә хәбәр итүләрен сорый автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев