Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер шикаять тә игътибарсыз калмый

Узган елның апрель айларында республикада гамәлгә кергән "Халык контроле" дәүләт информацион системасы идарә итүнең яңа фәлсәфәсенә әверелеп бара. Мәгълүм ки, аның ярдәмендә һәркем үзен борчыган мәсьәлә буенча уңай чишелеш эзләп, зарларын җиткерә ала. Шулай ук, системада башка кешеләр калдырган гаризага "ошый"-"ошамый" билгеләре куярга һәм ведомстволар чыгарган карарларга бәя биреп була....

Узган елның апрель айларында республикада гамәлгә кергән "Халык контроле" дәүләт информацион системасы идарә итүнең яңа фәлсәфәсенә әверелеп бара. Мәгълүм ки, аның ярдәмендә һәркем үзен борчыган мәсьәлә буенча уңай чишелеш эзләп, зарларын җиткерә ала. Шулай ук, системада башка кешеләр калдырган гаризага "ошый"-"ошамый" билгеләре куярга һәм ведомстволар чыгарган карарларга бәя биреп була.
Әлбәттә, моның өчен системада теркәлү шарт. Актанышлылар тарафыннан бик яратып файдаланылган, зар, гайбәт тулы күпләргә таныш интернет сәхифәсеннән аермалы буларак, биредә исем урынына башка беренче ни килә, шуны язып булмый. Монда үзен "Алла" дип атаучылар да, "Бүре"ләр дә, "Нигә"ләр дә, "Игелек эзләүче"ләр дә юк, бар нәрсә ачык. Билгеле, шулай булмаса, зар белдереп язылган вәзгыятьләр дә чишелеш тапмас иде.
"Халык контроле" системасы ТР Министрлар Кабинетының күзәтүе астында тора. Системада 26 категория. Һәрберсе конкрет ведомствога беркетелгән, һәм алар гаризалар чишелеше өчен җавап бирә. Бүгенге көндә системада 15206 гариза теркәлгән. Шуның 7980не чишелгән, 1 меңгә якыны эшләнелә, 4400 гаризага "Дәлилләнгән туктатылу", ә 1900 гаризага "Планлаштырылган" статусы бирелгән. "Халык контроле"нә килгән шикаятьләрнең күпчелеге юллардагы вәзгыять, юл хәрәкәтен оештыру, экология, юлларның сыйфаты кебек темаларга кагылган.
Хәер, аптырамассың да: юллар мәсьәләсе мәңгелек тоела. Әлеге вәзгыять безнең җирлекне дә читләтеп узмый һәм "Халык контролен"дә теркәлгән райондашларыбыз тарафыннан еш телгә алына. Аларның күбесе уңай хәл ителгән. Әлбәттә, арада башкарылган эшкә канәгать булмаучылар да бар. Мәсәлән: Шәрип авылы юллары. Шикаять белдерүче "Алмаз К." авылда асфальт булганчы гариза язачакмын, дип белдерә һәм шикаять белдерүдән соң башкарылган эшләрне авыл халкыннан көлү дип саный. Райондашларыбыз арасында кәрәзле элемтә, интернет челтәре сыйфатына зар белдерүчеләр дә, авылдагы төзелешләргә кагылышлы, "Чиста Актанышның пычрак яклары"н ("Халык контроле" системасыннан алынган цитата) күрсәтүчеләр дә, ягъни авыл янындагы чүплекләргә зар багышлап язучылар да бар. Һәм шунысы сөенеч - игътибарсыз калган бер шикаять тә юк. Алар яки уңай хәл ителгән, яки "Дәлилләнгән туктатылу" статусына ия.
Фото "Халык контроле" дәүләт информацион системасыннан алынды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев