Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бездә шундый хәлләр

Без ямьле Чәчер авылында яшибез. Аның тирә-ягында урман, болын, күл, Ык, Баҗана елгалары, күп кенә чишмәләр бар. Элек авылда мәчет бар иде. Картлар-карчыклар динле, авылда дин хөкем сөрә иде. Хәзер авылда мәчет юк инде. Авыл янындагы нарат урманнарын күптән инде ерткычларча (1950-1960 елларда, су килү сылтавы белән) кистеләр. Урмандагы, урман...

Без ямьле Чәчер авылында яшибез. Аның тирә-ягында урман, болын, күл, Ык, Баҗана елгалары, күп кенә чишмәләр бар. Элек авылда мәчет бар иде. Картлар-карчыклар динле, авылда дин хөкем сөрә иде. Хәзер авылда мәчет юк инде.
Авыл янындагы нарат урманнарын күптән инде ерткычларча (1950-1960 елларда, су килү сылтавы белән) кистеләр. Урмандагы, урман янындагы җиләк-җимешләрне җыеп кына бетерерлек түгел иде. Урман янына ял йортлары салырлык иде. Күлләрендә, елгаларында балыкларның төрлесе бар. Күлләрендә файдалы ләм дә тапканнар иде.
Хәзер колхоз бетте, эш юк, яшьләр авылдан китте. Мәктәп ябылды. Кибет ябылды. Авылда карт-корылар гына яши. Хастаханәгә барам дисәң, транспорт юк, безнең авылга автобус йөрми, юл юк. Колонка суы тозлы, эчәргә яраксыз, каты.
Авыл җирлеге башлыгы Нуретдинов Рамил җыелган халык алдында бер җылы сүз әйтте әле. Суны авылга чишмәләрдән китерергә телибез диде. Аллаһы Тәгалә кушып, шушы эшне башкарса, безнең авыл халкы шулхәтле рәхмәт укыр иде.
Авылда клуб белән медпункт ябылу алдында. Алар ярты ставкага гына эшлиләр. Безгә чит җирдән концерт-спектакльләр килми.
Клуб мөдире булып Гөлназ Муллагалиева эшли. Үзе җирле Совет депутаты. Авылдагы карт-карчыкларның хәлен белеп, алар белән аралашып яши, күңелләрен күтәрә, кичәләр оештыра, бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәрә. Концертлар куя, уеннарны оста итеп оештыра. Картларны да, кечкенә балаларны да уенга тарта, биетә, җырлата. Ул һәрбер бәйрәмне халыкны ашка, чәйгә җыеп, күңелле итеп үткәрә, оста оештыручы. Үзе оста җырлый, бии. Югары белемле укытучы, мәктәп кенә юк.
Авылдагы шәфкать туташы Гөлчәчәк өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшереп тора, эшенә җаваплы карый.
Безнең авылда шундый хәлләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев