Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ АЛХӘБӘР: Актанышка "КФУ фәнни десанты" килә

Актанышка 29 октябрь көнне "КФУ фәнни десанты" килә. Очрашу Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 17 сәгатьтә була.

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп үтүне киң күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлап җибәрә. Бер ай буена – 25 октябрьдән алып 29 ноябрьгә кадәр – Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә зур фән бәйрәме үткәреләчәк. "КФУ фәнни десанты" Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабугада булачак.

Университет 2016 елдан башлап, квартал саен «ПРОНаука» проектын гамәлгә ашырып килә. Быел оештыручылар аның географиясен киңәйтергә уйлый. КФУның 215 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, быел аны республикабыз район һәм шәһәрләрендә үткәрергә ниятлиләр, моның өчен барлыгы 18 район һәм шәһәр сайлап алынган.  Проектка «КФУның фәнни десанты» дигән исем дә бирелгән. Бер ай буе район һәм шәһәрләрдә университет галимнәре, укытучылары, фәнни хезмәткәрләре фәнни чаралар үткәрәчәк, алар төрле кызыклы лекцияләрдән, мавыктыргыч интерактив уеннардан, викториналардан, һөнәри юнәлештәге мастер-класслардан, тәҗрибәләрдән гыйбарәт булачак.  Укытучылар һәм галимнәр фән дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән уртаклашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев