Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әбиемнең күңел сандыгы

Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү, әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү, татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү максатыннан, Яңа Әлем балалар бакчасында ел дәвамында балалар белән төрле тәрбияви чаралар үткәрелеп тора. 14 июль көнне "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышында катнашучылар өчен фольклор күңел ачу күрсәтелде....

Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү, әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү, татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү максатыннан, Яңа Әлем балалар бакчасында ел дәвамында балалар белән төрле тәрбияви чаралар үткәрелеп тора.
14 июль көнне "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышында катнашучылар өчен фольклор күңел ачу күрсәтелде. Балалар әбекәйнең күңел сандыгының бай икәнлегенә инандылар, күп нәрсәләргә
өйрәнделәр.
Шушы милли чараны әзерләүдә үзләренең сандыкларындагы чигүле кул эшләре белән зур булышлык күрсәткән авылдашларымны телгә алмыйча мөмкин түгел. Менә алар: Дилара Гаффанова, Дилә Гәрәева, Хөршидә Фәрвәзова, Дәния Гыйльфанова, Әлфинур Фәррахова, Ленара Шәрипова. Дилара Мәхтүмҗан кызының озак еллар дәвамында үзенең яшьлек ядкаре итеп саклаган кул эшләренә, якты истәлекләре белән чын күңеленнән
уртаклашкан Дилә Равил кызының киңәшләренә сокланмый мөмкин түгел. Яшь буынга мирас булып калган түрләмә, тастымал, матур бизәкле мендәрләр, калфак, түбәтәй, бала итәкле күлмәк, чиккән алъяпкычлар, суккан паласлар - барысы да бирнәгә дип әзерләнгән.
Әби-бабайлар белгән йолаларны, халкыбызның күңел җәүhәрләрен балаларга тагын да дәвам итеп ачасы иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев