Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген, 1 апрель - Көлке көне

Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган, имеш...

             Көлке көне язны каршылау бәйрәме булып саналган, дигән версия бар. Ул көнне кешеләр кышның усал өрәген сурәтләгән карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсеннәр өчен, анда катнашучыларның барысы да битлек кигәннәр. Шуннан бирле 1 апрельдә якыннарны, дусларны алдау, шаярту гадәте кергән. Тора бара бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән.

               Кайсыбер чыганаклар буенча Көлке көне борынгы Римнан таралган дип саный, ул "Ахмаклар бәйрәме" дип аталган, имеш.  Шаяру көне борынгы Һиндстанда 31 мартта билгеләп үтелгән, диючеләр бар. Франциядә, мәсәлән, 1 апрельне "Апрель балыгы" дип йөртәләр икән. Германия белән Австриядә 1 апрель элек бәхетсез көн саналган.

              1 апрель шаяртулары Россиядә Петр I заманыннан бирле билгеле. Аны патша сараендагы чит ил кешеләре керткән, Көлке көне Петр I күңеленә хуш килгән дип фаразлана. Көлке көненең менә шундый тарихы бар.

              Ә сезнең өчен Көлке көне нинди көн ул? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев