Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дәниф Харисов: “Районда 99лылар артканнан арта...“

Юк, кешеләрнең уй-фикерләү сәләтенә карата әйтелгән сүзләр түгел бу. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы тарафыннан, терлекчелек тармагының июль аеның нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә яктыртылган саннарга карата яңгырады. Чөнки тармактагы үсешне билгеләгән күрсәткечләрнең күбесе узган еллар, алдагы ай саннары белән чагыштырганда 100 процентка тулып бетми. Алгарыш юк дәрәҗәдә дигән сүз...

Юк, кешеләрнең уй-фикерләү сәләтенә карата әйтелгән сүзләр түгел бу. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы тарафыннан, терлекчелек тармагының июль аеның нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә яктыртылган саннарга карата яңгырады. Чөнки тармактагы үсешне билгеләгән күрсәткечләрнең күбесе узган еллар, алдагы ай саннары белән чагыштырганда 100 процентка тулып бетми. Алгарыш юк дәрәҗәдә дигән сүз бу.
Хуҗалыкларда эре мал саны агымдагы елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда район буенча 1 процентка арткан. "Ташкын", "Чиялек", "Нур", "Актаныш" агрофирмасында әлеге сан 9-5 процент, шул ук вакытта "Алга", "Тамыр", "Янаул", "Татарстан" хуҗалыкларында мал саны кимүгә таба, ягъни 90-99 процент. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 500 эре терлеккә якын арттырсак та, ай эчендә төрле сәбәпләр аркасында 204 башка кимегән. Малларның сакланышы белән "Чишмә", "Чиялек", "Нур", "Нигез", "Саф", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары гына мактана ала, телгә алынмый калганнар янә "99лы". Шул ук сүзләрне сөт җитештерүгә дә атап әйтергә була.
-Иң күп сөт ала торган чор, бәясе дә яхшы-1 литрын 17 сумга кадәр сатарга була, ә районда сөт кими!-дип, ачы хакыйкатьне раслады Дәниф Харисов. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хуҗалыкларда 400 центнерга кимрәк сөт савалар, шушы ук вазгыять ай эчендәге эшчәнлектә дә чагыла. "Ни өчен?" дигән сорау күптәннән борчый. Көтүе белән кыргый табигатькә куып чыгарсаң, мал саны да, продукция җитештерүчәнлеге дә артыр, үлем дә кимер иде, шәт. Моңа чаклы көтү белән йөргән кыргый хайваннарның үз-үзеннән югалып беткәне хакында ишеткән юк, кешенең кулы уйнаса гына...
Тулы мәгълүмат газетаның ҖОМГА, 16 август, 2013 62 (9808) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев