Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ДОСААФта укырга 16 яшьтән кабул итәләр

ДОСААФ оешмасы "В" категориясе буенча укытуларны башлап җибәрде. Оешманың башка кызыклы яңалыклары да бар. Шулар хакында Актаныштагы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рамил Галиев таныштырды. - ДОСААФ сүзе "Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту" дигәннән алынган. Берара ул РОСТО исемен йөртте. Хәзер кабат ДОСААФ дип атала. Безнең оешманың 2014 елның 17...

ДОСААФ оешмасы "В" категориясе буенча укытуларны башлап җибәрде. Оешманың башка кызыклы яңалыклары да бар. Шулар хакында Актаныштагы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рамил Галиев таныштырды.
- ДОСААФ сүзе "Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту" дигәннән алынган. Берара ул РОСТО исемен йөртте. Хәзер кабат ДОСААФ дип атала. Безнең оешманың 2014 елның 17 февралендә бирелгән, вакыты чикләнмәгән 5372 санлы лицензиясе бар. Бу һөнәри укытуга мөмкинлек бирүче төп документыбыз булып тора.
- Автомәктәп җитәкчелеге һәм укытучылары алдында торган төп максат нинди?
- Автомобиль йөртергә хокуклы курсантлар әзерлибез. 16 яшьтән кабул итәбез. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 10 августында чыккан 999-р санлы боерыгы нигезендә, мәктәп укучылары В категорияле транспорт белән идарә итү буенча ДОСААФта гына укытыла алалар. Бездә балалар 1 ел дәвамында укыйлар. Әйтик, 16 яше тулгач укый башласа, 17 яшендә имтиханнарын бирә, 18 яше тулгач машина йөртү таныклыгын кулына ала. Ә 18 яше тулган мәктәп укучылары теләсә кайсы автомәктәптә укый ала. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, киләчәктә эшкә урнаштыру максатыннан, эшсезләрне укытуны оештыру бурычы куйды.
- ДОСААФның элек-электән килгән абруе бар, аның дәрәҗәсен арттыру буенча ниләр эшләнә?
- Чынлап та, безнең автомәктәпнең популярлыгы зур. Элеккеге чордан бирле күп кешеләр, монда укып, техника йөртү хокукына ия булдылар. Шул дәрәҗәне саклап калу үзебездән тора. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек дип саныйм. Укыту базабыз бик көчле. Сыйныф күрсәтмә әсбаплар, компьютерлар һәм телевизорлар белән махсус җиһазланган. Интерактив такта урнаштырылган. Барлык укулар да ДОСААФның уку корпусында уздырыла. Имтиханнар да шушында алыначак. Машина йөртергә өйрәнүчеләр транспорт белән идарә итү күнекмәләрен тренажер мәйданчыкта үзләштерәләр. Теоретик белемнәрне, юл йөрү кагыйдәләрен квалификацияле белгечләр, ә гамәли күнекмәләрне тәҗрибәле инструкторлар үткәрә. Без яңа уку елыннан шундый тәртиптә эшләргә планлаштырдык: укытучы үзе кагыйдәне дә өйрәтә һәм үзе үк машинада йөртергә дә алып чыга. Руль артына утырганчы, иң башта ВАЗ-2109, ВАЗ-2110 һәм Форд Фокус автомобильләре базасында беренче күнекмәләрне үзләштерәләр. Аннары автодромда һәм билгеләнгән маршрут буенча шәһәр шартларында машина йөртергә өйрәнәләр.
- Мәктәп укучылары бер ел укытыла, дидегез, башкалар ничә айдан таныклыкка ия булырга мөмкиннәр?
- В категорияле транспорт белән идарә итүчеләрне әзерләү өчен 4-4,5 ай вакыт үтә. Дәресләр, гадәттәгечә, 18.00 сәгатьтән соң уза.
Мөслимәләр төркеме туплый башладык. Аларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүчеләр дә, инструкторлар да хатын-кыз булачак.
Икенче бер кызыклы идеябез дә тормышка ашар дип уйлыйбыз. "Авиация иле" дигән проектлар бәйгесендә катнашабыз. Авиация түгәрәге оештырырга ниятлибез.
1 млн. 200 мең сумлык грантка тренажерлар кайтырга тиеш. Минзәлә парашютчылар клубы белән килешү төзедек. Очучы-педагог шуннан килеп укытачак. Монда шөгыльләнгән укучылар хәрби очучылар әзерли торган махсус уку йортларына имтихансыз керә алалар.
Мопед, мотоцикл йөртергә өйрәтүне җайга салырга җыенабыз. А һәм М категорияләре буенча транспорт йөртү таныклыгы 16 яшьтән бирелә. В категориясенә укытабыз, С, А, М категорияләренә төркемнәр туплыйбыз.
Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев