Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дулкынландыргыч мизгелләр – дуслар янәшәсендә

" Безнең һәркайсыбызның мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр атлап кергән, парта артына утырган, укытучысы белән очрашкан онытылмаслык 1 сентябрь бар. Бүген дә яшь татарстанлылар белем дөньясы белән танышуның дулкынландыргыч мизгелләрен кичерә. Аның иксез-чиксез офыкларын ача. Аларга бу күркәм юлда зирәк, ярдәмчел педагоглар очравын, игелекле, тугрылыклы дуслар табуларын, тормыш биеклекләренә ирешүләрен телим....

" Безнең һәркайсыбызның мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр атлап кергән, парта артына утырган, укытучысы белән очрашкан онытылмаслык
1 сентябрь бар. Бүген дә яшь татарстанлылар белем дөньясы белән танышуның дулкынландыргыч мизгелләрен кичерә. Аның иксез-чиксез офыкларын ача. Аларга бу күркәм юлда зирәк, ярдәмчел педагоглар очравын, игелекле, тугрылыклы дуслар табуларын, тормыш биеклекләренә ирешүләрен телим.
Бәйрәм уңаеннан укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор укытучы, корпус вәкилләренә җиңел булмаган, бик әһәмиятле, ләкин һәркайсыбызга, җәмгыятебезгә кирәкле хезмәте өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең өчен яңа уку елы иҗади казанышлар һәм җиңүләр елы булсын. Барыгызга да бәхет, тынычлык, муллык һәм иминлек телим, кадерле дуслар!

ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов."


Республика Президентының бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен 1 сентябрь иртәсендә Актаныш гуманитар гимназиясендә уку елы башлану шатлыгын укучылар, укытучылар, ата-аналар, килгән кунаклар белән уртаклашучы Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин җиткерде.
2005 елда ачылган мәктәп узган ел республикада беренчеләрдән булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия буларак эшли башлады. Юнәлешле укыту сыйныфларында узган ел 40 укучы белем алган булса, быел - 67. Мәктәптә 177 бала белем алачак. Татарстанның Азнакай, Минзәлә районнарыннан, Оренбург, Самара, Таҗикстаннан килгән укучылар янына быел Магнитогорск, Уфа, Әлмәттән килүче укучылар да өстәлгән. Гимназия директоры Ләйсән Фоат кызы Нурлыева җитәкчелегендә яшь укытучылар белән тулыланган коллектив, яңартып тышкы ягы да, эчке ягы да төзекләнү үткән мәктәп каршы алды балаларны. Бәйрәм тамашасында театральләштерелгән өземтәләр аша укучылар укытучылар белән берлектә татар сәнгатенең кабатланмас аһәңен милли төсмерләр белән баеттылар.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 5 сентябрь, 2012 69 (9714) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев