Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомернең өч туе аралыгында исәп-хисап

Бәби туе, никах мәҗлесе, соңгы юлга озату... Шушы өч туй арасындагы барлык тормыш-көнкүреш мәшәкатьләрен, истәлекле вакыйгалар тупланмасын үз эченә алып, берләштереп хисап ясаучы 25 форма киңәшмәсе 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район хакимият бинасының актлар залында үтте, яртыеллык йомгакларга нәтиҗә ясалды. Аны район Советы башлыгы урынбасары Илфак...

Бәби туе, никах мәҗлесе, соңгы юлга озату... Шушы өч туй арасындагы барлык тормыш-көнкүреш мәшәкатьләрен, истәлекле вакыйгалар тупланмасын үз эченә алып, берләштереп хисап ясаучы 25 форма киңәшмәсе 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район хакимият бинасының актлар залында үтте, яртыеллык йомгакларга нәтиҗә ясалды. Аны район Советы башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиеваның:

- Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә безнең бик матур чара үтте бүген. Бурсык авылында яшәүче Рәшит Рәис улы һәм Рәйсә Рәес кызы Нуриәхмәтовләр гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Һәрнәрсә гаиләгә барып тоташа. Гаиләләребездә тынычлык, иминлек булса, күңелебез дә тыныч, эшебез дә гөрләп бара. Тормышларыбыз матур булсын, тигезлектә, бәхеттә, һәр яңа туган көнгә сөенеп, бер-беребезгә сабыр булып, бер-беребезгә матур мөгамәләдә булып эшләсәк иде, - дигән изге теләкләре бәйрәм төсмере дә өстәде, күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген дә ассызыклады.

Ел башыннан 172 бала туган, 256 кеше вафат булган, 85 пар язылышкан, 28 гаилә таркалган. Авыл җирлеге Советлары, ЗАГС бүлеге һәр вакыйганы рәсмиләштереп теркәп бара. Шул сәбәпле, аерым бер таләпләрнең төгәл үтәлүе зарури. Киңәшмәдә үлемне рәсми рәвештә өч көн эчендә теркәү кирәклеге, мәет зиратка үлем турында таныклык нигезендә генә күмелергә тиеш, бу уңайдан аңлашып эшләү кирәк дип ассызыкланды. Мәсәлән, Түкедә Казаннан мәет алып кайтып җирләүне җирлек башлыгы белми дә калган.

Аерылышучылар, нигездә, суд карары белән, һәм алар ЗАГС бүлегенә документларын рәсмиләштереп бетерү өчен мөрәҗәгать итәләр.

Никахларын рәсмиләштерергә теләүчеләр, рамазан ае булганлыктан, әлегә тукталып тора, август аенда хәтта көненә 10 ар пар язылышачак икән.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов бәби туу, гаилә кору, вафат булу мизгелләренең кешенең яшәү рәвешенә, сәламәтлек торышына карап, аяныч хәлләр белән бәйле очракларына тукталды. Ел башыннан дүрт бала үлеме теркәлгән. Үлемнең сәбәпләрен ачыклаганнан соң хатын-кызларыбызның сәламәт булмаулары, үз-үзләрен әни булырга алдан ук әзерләмәүләре дә билгеле булган. Нәтиҗәдә, киләчәктә гаилә корган яшь парларны хатын-кызлар консультациясенә чакырып, гаиләне планлаштыру буенча юнәлеш-киңәшләр бирергә, хатын-кызларыбызга алдан ук тикшеренүләр үткәрергә планлаштыралар.

Районда уртача гомер озынлыгы 68,9 яшь. Хатын-кызларныкы - 76, ир-атларныкы - 61,6. Йөрәк-кан тамырларыннан авырып үлүчеләрнең яшәрүе күзәтелә. Рак авыруыннан вафат булучылар ярты елда - 32 кеше. Узган ел 24 кенә булган. Бу уңайдан флюорографияне вакытында үтмәүчеләр дә сәламәтлекләрен куркыныч астына куя.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгуль Мирзашәрипованың чыгышы да сәламәт яшәү рәвеше, аек тормыш алып бару кирәклеген искәртә. Әти-әнисе эчүчелек белән шөгыльләнгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хәле турында борчылып, җирлекләрдә андый гаиләләрне бик күрсәтәселәре килми, без белгәндә инде бик соң була, ярдәм итүе дә бик авыр, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев