Реклама
Общество
“Икеле” өчен тәрзәдән сикергән
9 декабрь көнне Татарстанда ике яшьүсмер биеклектән сикереп гомере белән хушлашкан. Берсе - 5 сыйныфта укучы 12 яшьлек казанлы. Иртән гадәттәгечә мәктәпкә чыгып китә ул, әмма анда барып җитми. Якындагы күпкатлы йортның түбәсенә менеп аска сикерә. Үз-үзенә кул салуга нәрсә этәргәне билгесез. Әлеге эш буенча тикшерү бара. Икенче фаҗига Чаллы...
9 декабрь көнне Татарстанда ике яшьүсмер биеклектән сикереп гомере белән хушлашкан. Берсе - 5 сыйныфта укучы 12 яшьлек казанлы. Иртән гадәттәгечә мәктәпкә чыгып китә ул, әмма анда барып җитми. Якындагы күпкатлы йортның түбәсенә менеп аска сикерә. Үз-үзенә кул салуга нәрсә этәргәне билгесез. Әлеге эш буенча тикшерү бара.
Икенче фаҗига Чаллы шәһәрендә була. 15 яшьлек 9 сыйныф укучысы 13 каттан сикерә. Тәрәзәдән адым ясар алдыннан калдырган язуында үз үлемендә берәүне дә гаепләмәүне сорый ул. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган егетне үз-үзенә кул салуга "икеле" билгесе этәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев