Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казанның Кремль яр буенда тынлы оркестрлар чыгыш ясаячак

"Җиңү музыкасы паркларда һәм скверларда" фестивале "Тарихи хәтер" федераль проектының бер өлеше булачак. 6 майда Татарстан башкаласының Кремль яр буенда " Җиңү музыкасы паркларда һәм скверларда" фестивале булачак. Бер мәйданда республиканың барлык тынлы оркестры җыелачак. Казан консерваториясендә хәбәр итүләренчә, фестиваль "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында уза. Мондый фестивальне булдыру уе...

"Җиңү музыкасы паркларда һәм скверларда" фестивале "Тарихи хәтер" федераль проектының бер өлеше булачак.
6 майда Татарстан башкаласының Кремль яр буенда " Җиңү музыкасы паркларда һәм скверларда" фестивале булачак. Бер мәйданда республиканың барлык тынлы оркестры җыелачак.
Казан консерваториясендә хәбәр итүләренчә, фестиваль "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында уза.
Мондый фестивальне булдыру уе Казан консерваториясе студентларында туа. Проект авторы - консерваторияне тәмамлаучы Мария Ватагина. Әлеге яшьләр инициативасын ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре, Казан дәүләт консерваториясенең ректораты, Кремль яр буе администрациясе һәм "Тынлы җәмгыять" ассоциациясе хуплый.
Фестивальдә Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдән, Кукмара, Мөслим оркестлары чыгыш ясаячак. Шулай ук башкала коллективлары: Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең, И. В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллиятенең тынлы оркестрлары һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада-джаз оркестры да катнашыр дип көтелә.
Моннан тыш, концертта солистлар, хореографик һәм вокаль коллективлары булачак. Масштаблы фестивальнең катнашучылары арасында Казан сәнгать училищесы студентлары да көтелә. Алар көн дәвамында тематик картиналар ясаячак.
Танылган җырлар һәм көйләрне тыңлап, бәйрәм атмосферасына чуму өчен, барлык теләүчеләрне дә чакыралар. Чара 11.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев