Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңелләребезне сафландыручы ай мөбарәк бәйрәм белән тәмамланды

28 июль көнне бар мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтте. Күңелләребезне сафландыручы, җаннарыбызны пакьләүче Рамазан ае тәмамланды. Мөселманнар өчен шатлыклы да, моңсу да булды гает көн. Чөнки Рамазан ае тәмамлануны шундый хис-кичерешләр белән каршы ала хак мөселман. Елдан-ел Рамазан аенда ураза тотучы өлкәннәребез, яшьләребез, балаларыбыз арта бара. Гает намазына да...

28 июль көнне бар мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтте. Күңелләребезне сафландыручы, җаннарыбызны пакьләүче Рамазан ае тәмамланды. Мөселманнар өчен шатлыклы да, моңсу да булды гает көн. Чөнки Рамазан ае тәмамлануны шундый хис-кичерешләр белән каршы ала хак мөселман.

Елдан-ел Рамазан аенда ураза тотучы өлкәннәребез, яшьләребез, балаларыбыз арта бара. Гает намазына да Җәмигъ мәчетенә халык күп җыелган иде. Залга гына сыймадылар. Киләсе елга: "Мәчетебезгә генә сыймый, урамда да укырга туры килсә, намазлыкларыгызны да алып килегез", - дип, алдан хәбәр итәргә туры килүе дә бар, диештеләр сөенеп.

Ай дәвамында һәркайсыбыз бер-беребезгә шәфкатьле булып, игелекле эш-гамәлләрне күбрәк кылырга омтылдык. Мәчетләребездә дә, өйләребездә дә ифтар ашлары узды. Алар безне берләштерде, дуслаштырды. Рамазан аеның соңгы көннәрендә авыл җирлеге башлыклары, имам-хатиплар, абыстайлар катнашында ресторанда үтүче ифтар ашы да ихлас күңел белән алга максатлар билгели, киңәшләшә торган матур мәҗлескә әйләнде. Быел да ул район хакимияте ярдәме белән зурлап үткәрелде, район җитәкчесе Фаил Камаев катнашында үтте. Ифтарда да, гает намазында да үзенең фикерләре белән уртаклашты ул.

- Хөрмәтле имамнар, абыстайлар, дин кардәшләр! Ислам дине яхшылыгы, тәрбиясе белән күңелләргә үтеп керә, үзебез дә сизмәстән, дин юлына басабыз, дөрес юлга илтүенә инанабыз. Җирлекләрдә ислам дине йолалары нигезендә тәрбияләнгән яшь буын үсеп килә, 6 егетебез Ислам университетында белем ала. Укуларын мәдрәсәдә дәвам итәргә теләүче егетләребез дә бар. Абыстайлар, мәдрәсәдә алган гыйлемнәрегезне кызларыбызга да өйрәтүегезне зарур күрәм. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарган эш-гамәлегезнең әҗер саваплары артсын. Гаиләдә бирелгән тәрбия исламга тигезләнгән булса, яхшы нәтиҗә бирер. Имамнар, абыстайлар, сез - бу өлкәдә безнең ярдәмчеләребез. Балаларыбыз сездән дин нигезләрен өйрәнеп, гаиләдә биреп бетерелмәгән гыйлемне мәчеттә үзләштерсә, җәмгыять өчен дә зур ярдәм булыр иде.

Гает намазы районыбызның барлык мәчетләрендә дә укыла. Аның олуг бәйрәм икәнен балаларыбызга гаиләләрдә дә төшендерсәк иде. Гаилә бәйрәме итеп, күркәм табыннар артында, балаларыбызга бүләкләр биреп үткәрик, имин тормышта, аралашып, дус яшик, эшлик.

Гает бәйрәменнән соң, тулы көч белән урып-җыюга кереп китәбез. Рамазан аенда яуган шифалы яңгырлар нәтиҗәсендә мул уңыш көтәбез.

Җирлек башлыкларының да имамнарыбыз, абыстайлар белән авыл халкының рухи сәламәтлеге, ныклы әхлагы өчен куйган хезмәтләре зурдан. Ифтар мәҗлесендә аларның да хөрмәтләнүләренә күңел сөенә.

Дилбәр Әнвәрова, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы:

- Җәмигъ мәчетенә ифтар ашына Тәхия абыстай, Илшат хәзрәт белән килдек. Авылларыбызда ураза тотучылар елдан-ел арта. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Үземнең дә бабам 99 яшьтә. Аскы Актанышта тора. Күзләре генә күрми. Шуның үрнәгендә без дә дингә тартылабыз.

Рәсүл Харисов, Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы:

- Бик күркәм, кирәкле чара. Мәҗлестә имам-хатыйплар белән аралашабыз, сөйләшәбез. Күптән күрмәгән абзыйлар белән исәнләшәбез. Яңа Кормашта да, Татар Суыксуында да шәхси кешеләр дә, "Әнәк" агрофирмасы да, "Янаул" хуҗалыгы да ифтар ашлары үткәрде. Бик күңелле итеп, сөенеп үткәрдек Рамазан аен.

Гает бәйрәме иртән Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы һәм вәгазь сөйләве белән башланып китте.

- Иман күңел түрендә саклана. Рамазан аенда күңелләребез сафланды, рухыбыз ныгыды. Аллаһы Тәгалә сезнең тышкы кыяфәтегезгә дә, байлыгыгызга да карамый, күңелегезнең чисталыгы, кылган гамәлләрегез мөһим. Изге гамәлләрне күбрәк кылыйк, - диде ул.

Кол Шәриф мәчетендә гает намазы укылганнан соң, райондашларыбыз авылларда мәчетләргә гает намазы укырга җыелды. Бәйрәм намазы ике рәкәгать, җәмәгать белән укыла. Гаеттәге ике хөтбә арасындагы вакыт Мөхәммәт с.г.в. хәдисендә догалар кабул була торган вакытның берсе буларак әйтелә. Гает намазы гадәти намаздан тәкъбирләр күплеге белән аерылып тора. Намаз эчендәге аятьләргә, догаларга игътибар итсәк, аларда - шөкер кылу, ялвару, сорау, өметләнү. Шул рәвешле эзләнүләр аша мөселман фани дөньяның мәгънәсен аңлый, ә бу - ике дөнья бәхетенә ирешү юлы. Ураза бәйрәме - бер ай дәвамында сынауларга түзәргә көч биргән, нигъмәтләгән, әҗер савапларга ирешү мөмкинлеге белән бүләкләгән өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу бәйрәме. Гаеттә мөселман кеше Рамазан ае белән хушлаша, бердәмлеккә, бергәлеккә ирешә.

Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да Җәмигъ мәчетендә райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп:

- Дин кардәшләр, ватандашлар, мәчетебезне хөрмәтләп килгән мөхтәрәм кунаклар! Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Бергә җыелып намаз укуыбыз иманыбызның ныгуына, дуслыгыгызны көчәйтүгә, бер-берегезгә мәхәббәт артуга, Аллаһка якынаюга, Аллаһның сөекле коллары булуга, ике дөнья мәртәбәләренә ирешүгә сәбәпче булса иде, - диде, район башлыгы Фаил Камаевка Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең котлау хатын тапшырды.

Гаеттә Корьәнне Төркиянең Истамбул шәһәрендә укучы шәкерт Рөстәм хәзрәт Гыйззәтуллин укыды.

- Актанышка 23 июньдә кайттым. Әле тагын бер ел укыйсым калды. Нократ Аланында укыган җиремнән башта Мәскәүгә киттем. Анда ике ел ярым укыгач, Төркиягә. Барысы бергә биш ел була. Укуымны тәмамлагач, Актанышка эшкә кайтырга иде, - диде ул. Әнисе Рәзилә апа да улының дин юлына кереп китүенә сөенүен белдерде. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, шөкерана кылам, диде.

Гает бәйрәме күркәм табын артларында гает коймагыннан авыз итү, хәл-әхвәл алышу, туганнар, дуслар, күрше-күлән белән очрашып дәвам итте. Бу хакта райондашларыбызның фикерләре белән алдагы саныбызда таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев