Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коймаларны сүтәргә туры киләчәк

29 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш авылы җирле үзидарә Советының 2013 елга багышланган исәп-хисап җыелышы узды. Көн салкын булуга карамастан, 115 кешегә исәпләнгән утырышлар залы артыгы белән тулы иде. Бүгенге көндә район үзәгендә 9429 кеше яши. 2013 елда 112 бала туган, 94 кеше үлгән. 162 пар яңа гаилә корган,...

29 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш авылы җирле үзидарә Советының 2013 елга багышланган исәп-хисап җыелышы узды. Көн салкын булуга карамастан, 115 кешегә исәпләнгән утырышлар залы артыгы белән тулы иде.
Бүгенге көндә район үзәгендә 9429 кеше яши. 2013 елда 112 бала туган, 94 кеше үлгән. 162 пар яңа гаилә корган, 28 гаилә таркалган. Эшсезләр саны - 37, оешмаларда 57 вакантлы урын бар.
Кичке якта, эш сәгатеннән соң узган булса, килгән халыкка, бәлки, мәдәният йорты да аз булыр иде дә бит. Гадәттәгечә, җыелышта өлкән яшьтәгеләрнең саны күбрәк булды. Шул сәбәпле, җыенда халык тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр дә яшәешебезнең аларга кагылган өлкәсенә: яшьләрне сүгүгә, ялгызларны җирләү мәсъәләсенә, "мәңгелек" урам этләренә, шәхси ихтыяҗ буенча сорауларга, район газетасын төрле яклап телгә алуга багышланды. Дөрес, мәсьәләләрнең күбесе игътибарга лаек. Шуларның берсе - алда әйтеп узган, ялгызларны соңгы юлга озату. Ритуаль хезмәт күрсәтүче аерым бер оешма булмау сәбәпле, әлеге өлкәдә кытыршылыклар шактый. Бу инде әлеге мәсьәләнең финанс ягына да кагыла. Шөкер, җыелыштан соң ул уңай хәл ителер дигән фикер калды.
Җыелышта авыл башлыгы Мөнир Әмирхановның һәм район хакимият башлыгы Фаил Камаевның чыгышлары тыңланды. Аларда узган елга, район күләмендә башкарылганнарга нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә максатлар билгеләнде.
- Көн салкын булса да, килгәнсез, рәхмәт. Димәк, район яшәешенә, киләчәгенә битараф түгелсез,- дип башлады үз сүзен район башлыгы Фаил Камаев. Алдагы елларда җирлектә төзелеш буенча шактый хезмәт куелачагын искәртте ул. Беренчедән, якын киләчәктә балалар бакчаларына капиталь ремонт программасы гамәлгә керәчәк, үзәк хастәханәнең балаларны кабул итү бүлеге, сөт кухнясы заманча таләпләргә китерелеп, үзгәртеп корылачак, МТС бистәсендәге мәдәният сарае да төзекләндерелеп "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленә тапшырылачак, район буенча 30 га якын балалар мәйданчыгы булдырылачак, дип белдерде.
Шулай ук, Актаныш урамнарындагы җәяүлеләр юлларына, ягъни тротуарларга зур игътибар биреләчәк. Булганнарына гына түгел, әле шактый урамнарда, аеруча, шәхси секторда алар бөтенләй юк. Шул сәбәпле, урамнарда кызыл зонаны кире кайтару башланачак. Ягъни, үз милкенә урам яклап рөхсәтсез җир кишәрлеге өстәгәннәргә (палисадник) коймаларын сүтәргә туры киләчәк. Билгеле, бу бик тә тавышлы процесс, чөнки арада бу муниципаль милекне төрле юллар белән хосусыйлаштырырга өлгергәннәр дә бар.
Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 31 гыйнвар, 2014 7 (9851) санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев