Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәчетебез – Аллаһ бүләге

Мәчетебез - Аллаһ бүләге, үзебезнең көч белән салдык без аны, - диделәр шөкерана кылып, 8 февраль көнне мәсәделеләр. Көн салкын булуга да карамастан, шатлыклы вакыйганы уртаклашырга халык күп җыелган иде. Өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, балалар да бер-берсен әлеге сөенечле көн белән котладылар. Бәйрәмдә катнашкан Актаныш районы имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт...

Мәчетебез - Аллаһ бүләге, үзебезнең көч белән салдык без аны, - диделәр шөкерана кылып, 8 февраль көнне мәсәделеләр.
Көн салкын булуга да карамастан, шатлыклы вакыйганы уртаклашырга халык күп җыелган иде. Өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, балалар да бер-берсен әлеге сөенечле көн белән котладылар.
Бәйрәмдә катнашкан Актаныш районы имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов изге теләкләрен җиткерде: "Иман иясе Аллаһ йортында матди тормышның ыгы-зыгысыннан, дөнья кайгыларыннан арына, күңеленә ял таба. Аллаһны зикер итеп, Коръән укып, җанга тынычлык иңә. Вәгазь-тәрбия мәҗлесләрендә калеб үзенең кимчелекләреннән, яман гадәтләреннән пакьләнә, мактаулы сыйфатлар, күркәм холык белән зиннәтләнә. Аң-гыйлем мәҗлесләрендә Аллаһы Тәгаләнең чиксез хикмәтен күрүдә яңа офыклар ачыла, тормыш юллары илаһи гыйлем белән нурлана. Бик шатмын бу җирлектә дә мәчет ачылуына", - диде ул.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев авыл халкының шатлыгын уртаклашты, изге йортның бәрәкәт, бәхет алып килүен, кешеләрнең күңелен баетуын, сафландыруын теләде, мәчетнең нәкъ менә Аллаһ ризалыгы өчен дип, авыл кешеләре исәбенә төзелүен башка җирлекләр өчен дә күркәм үрнәк, дип бәяләде.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 13 февраль, 2013 11 (9757) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев