Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәктәп ябылмады, эшчәнлеген вакытлыча туктатты

27 гыйнвар көнне Аеш авыл Советының еллык эшчәнлегенә багышланган исәп-хисап җыелышы үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Нинди генә авыл булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме - аның үзенә генә хас яшәеше, мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре бар. "Нигез" хуҗалыгы рәисе Дамир Җәлиловның сүзләре белән әйтсәк, авыл ул - кечкенә...

27 гыйнвар көнне Аеш авыл Советының еллык эшчәнлегенә багышланган исәп-хисап җыелышы үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Нинди генә авыл булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме - аның үзенә генә хас яшәеше, мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре бар. "Нигез" хуҗалыгы рәисе Дамир Җәлиловның сүзләре белән әйтсәк, авыл ул - кечкенә дәүләт. Шул дәүләтне бөтенең бергә тартсаң гына, аның яшәеше алга бара. 159 хуҗалыкта 452 кеше гомер кичерүче Аеш авылы да үзе бер дәүләтне хәтерләтә. Биредә бердәм, тырыш халык яши. Авылның төзеклеге, чисталыгы ягыннан да алар башка авыллардан аерылып торалар. Әлеге эчке тәртип кагыйдәләре инде каннарына сеңгән.
Кайчандыр медпунктның, клубның искелегеннән зарланган авыл халкына бүген җылы, матур итеп эшләнгән җәмәгать үзәге хезмәт күрсәтә. Халык клуб эшчәнлегеннән аеруча канәгать. Клуб мөдире Гөльяз Вильданова тырышлыгы белән бәйрәмнәрне бергәләп, күңелле итеп үткәрүне матур гадәткә кертеп җибәргәннәр. Әлеге чаралар халыкны бер-берсенә тагын да якынайта. Медпункт эшчәнлеге дә күпләргә өлге булып тора. Җирлектәге халыкка үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелә.
Хисап җыелышы вакытында матур эшләр белән рәттән, күңелләрен тырнаган проблемалар да күтәрелде. Аның да иң борчыганы - төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч мәктәп булып калуы.
- Ни өчен эшләп торган мәктәпне яптырдыгыз? - дип мөрәҗәгать итте аешлылар муниципаль район башлыгы Фаил Камаевка.
- Без мәктәпне яптырмадык, биредә укырга балалар булмау сәбәпле, төп гомуми белем бирүче мәктәп буларак, аның эшчәнлеге вакытлыча туктатылып тора гына. Әгәр балаларыгызны Актаныш мәктәпләреннән бүген кайтарасыз икән, укытучылар белән тәэмин итеп, иртәгә үк эшләтеп җибәрәбез. Кабатлап әйтәм, безнең яктан бернинди дә тоткарлык булмаячак, барысы да үзегездән тора. Әйдәгез, барыгыз бер булып, балаларыгызны Аеш мәктәбенә кире кайтарыгыз.
Район башлыгының әлеге сүзләрен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Васил Салихов та куәтләде.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 31 гыйнвар, 2014 7 (9851) санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев