Намаз укырга йөрүчеләр дә артканнан-арта
"Олыимән авылы мәчетендә 15 ноябрьдән дини укулар башланып китте, - дип хәбәр итте авыл китапханәчесе Гөлнур Әүхәдиева. - Беренче көнне үк бирегә 35 кеше (23 ир-ат, 12 хатын-кыз) килде. 45-60 яшьлекләр. Аларга иң башта Актаныштан килгән хәзрәтләр Ләес Галләмов, Әзһәр Заманов һәм авыл мулласы Рөстәм хәзрәт Фәхразыев ислам дине, Коръән...
"Олыимән авылы мәчетендә 15 ноябрьдән дини укулар башланып китте, - дип хәбәр итте авыл китапханәчесе Гөлнур Әүхәдиева. - Беренче көнне үк бирегә 35 кеше (23 ир-ат, 12 хатын-кыз) килде. 45-60 яшьлекләр. Аларга иң башта Актаныштан килгән хәзрәтләр Ләес Галләмов, Әзһәр Заманов һәм авыл мулласы Рөстәм хәзрәт Фәхразыев ислам дине, Коръән укуның фазыйләтләре турында сөйләделәр. Уку өчен кирәкле дини китаплар да алып килгәннәр иде. Укулар һәр атнаның шимбәсендә 17 сәгатьтә булачак. Дини дәресләрне хаҗи Әзһәр Заманов алып барачак. Туксанынчы елларда төзелгән мәчет соңгы елларда ремонтланып, тагын да күркәмләнеп китте. Намаз укырга йөрүчеләр дә артканнан-арта. Бу көнне дә изге йортта җәмәгать намазы укылды".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев