Актанышлылар Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» клубы семинарында катнашты
10-11 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе клублары семинары узды .
Актаныш районыннан бу семинарда 2 нче мәктәп укучысы Галиев Рузан һәм районның "Юнармия" штабы җитәкчесе Мөхәмәев Алмаз Вазех улы катнашты.
2 көн дәвамында семинарда катнашучылар яшьләрнең яңа хәрәкәтенең максаты һәм эшчәнлеге белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев