Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пенсия фондының яңалыгы булмый калмый

Пенсия фонды идарәсендәге соңгы яңалыклар белән танышу һәм таныштыру ниятеннән идарә белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Чөнки пенсия законнары үзгәреп тора, ә үзгәрешләре һәркемгә кагыла. Эшләүче пенсионерларга - Һәр ел саен 1 августтан пенсия түләүләрендә үзгәрешләр була. Быел да шундый яңалыклар бармы? Рәсимә Рәхмәтуллина, район пенсия фондының пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү бүлеге...

Пенсия фонды идарәсендәге соңгы яңалыклар белән танышу һәм таныштыру ниятеннән идарә белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Чөнки пенсия законнары үзгәреп тора, ә үзгәрешләре һәркемгә кагыла.
Эшләүче пенсионерларга
- Һәр ел саен 1 августтан пенсия түләүләрендә үзгәрешләр була. Быел да шундый яңалыклар бармы?
Рәсимә Рәхмәтуллина, район пенсия фондының пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү бүлеге җитәкчесе:
- Әйе, эшләүче пенсионерларның пенсияләре быел да 1 августтан арттырыла. Без 7 июль көнне 8646 пенсионерга запрослар җибәрдек, шуның 2320 сенә уңай җавап кайтты. Шушы выпискаларны базага утырттык. Димәк, эшләүче пенсионерларның (2012 елда эшләп, бүген эштән китсә дә) 2012 елда күчерелгән иминият кертемнәре нигезендә 1 августтан пенсияләре арта. Әгәр 2012 елда эшләп тә август аеннан пенсиясе артканы күренмәсә, безнең пенсия фондына мөрәҗәгать итүләре сорала. Иминият таныклыгын безнең регионда алган пенсионерлар бар, ә башка регионнан иминият таныклыгы алучыларга җибәрелгән запрослар озаграк йөрергә, пенсияләрен формалаштыру бераз вакытка сузылырга мөмкин. Шуңа күрә 2012 елда эшләгән пенсионерларның август аенда пенсияләре артмыйча килсә, безнең идарәгә килүләре, яки 3-11-54 һәм 074 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләре сорала. Без базаны ачып карыйбыз, әгәр базадагы мәгълүматлар буенча ул эшләүче булып тора икән, индивидуаль төстә запрос җибәрәбез. Выпискаларын кайтартып, кайсы айдан түләнсә дә, корректировка августтан ясалачак.
Шәхси эшмәкәрләргә
- Эшмәкәрләргә яңалыклар белән интернеттан гына танышып бару мөмкинлеге сездә дә булдырылдымы?
Булат Басыйров, район пенсия фонды идарәсенең персонал исәп, иминиятләштерүче һәм иминиятләштерелүче затлар арасындагы мөнәсәбәт, вакытында түләнмәгән салымнарны юллау бүлеге җитәкчесе:
- Шәхси эшмәкәрләргә уңайлылык тудырыр өчен "Эшмәкәрнең шәхси кабинеты" дигән онлайн-сервис ачылды. Пенсия фондының рәсми сайтындагы "Личный кабинет предпринимателя" дигән бүлек ул. Иң башта пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язарга кирәк. Аннары аның кесә телефонына sms-хәбәр белән пароль һәм логин килә. Сайтка кереп, үзләренә кагылышлы яңалыкларны, бурычларыгызны белеп тора алалар. Районда 500ләп эшмәкәр исәпләнә. Соңгы бер атна эчендә 30 эшмәкәрдән шәхси кабинет булдырырга теләп гариза керде.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 24 июль, 2013 56 (9802) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев