Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Актаныш муниципаль район Советының 2 нче чакырылыш 32 нче утырышы 18 октябрь көнне үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Көн тәртибендә бары бер генә мәсьәлә каралды - ул да булса, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турында. Депутатлар Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Илнар...

Актаныш муниципаль район Советының 2 нче чакырылыш 32 нче утырышы 18 октябрь көнне үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Көн тәртибендә бары бер генә мәсьәлә каралды - ул да булса, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турында. Депутатлар Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Илнар Фәттахов кандидатурасын яклап тавыш бирделәр.

Утырыш эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икетеллелек буенча комитет рәисе Роберт Миңнуллин:

- Республикада җитәкче урыннарга яшьләрне тарту сәясәте алып барыла. Бу күңелле күренеш. Аларга ышанырга һәм ярдәм итәргә кирәк. Буыннар алмашынырга тиеш. Илнар Фәттаховка уңышлар телим, - диде.

Фәттахов Илнар Энгель улы

1985 елның 7 ноябрендә Актаныш авылында туа.

2009 елда А.Н.Туполев исемендәге КДТУ тәмамлый.

Реклама

Хезмәт юлы:

02.2006 - 11.2010 - "Таттелеком" ААҖнең мәгълүмати технологияләр үзәгендә әйдәүче инженер;

11.2010 - 01.2013 - "Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге" ДУПнең җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе;

01.2013 - 12.09.2013 - Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм инновацияләр буенча урынбасары;

12.09.2013 -18.10.2013 - Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы;

18.10.2013 - Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев