Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район үсешендә төзүчеләрнең өлеше зур

19 сентябрь көнне районыбызда мактаулы, игелекле һөнәр ияләре - төзүчеләргә багышланган зур бәйрәм, тантана булды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов төзүчеләрне бәйрәм белән кайнар котладылар, эшләренә югары бәя бирделәр, һәр яклап хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы "Яшьлек" мәдәни үзәгендә башланып, район сабантуе үткәрелә торган мәйданда дәвам итте....

19 сентябрь көнне районыбызда мактаулы, игелекле һөнәр ияләре - төзүчеләргә багышланган зур бәйрәм, тантана булды.

Анда район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов төзүчеләрне бәйрәм белән кайнар котладылар, эшләренә югары бәя бирделәр, һәр яклап хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы "Яшьлек" мәдәни үзәгендә башланып, район сабантуе үткәрелә торган мәйданда дәвам итте. Төрле ярышлар оештырылды, җиңүчеләр билгеләнде, призлар бирелде.
Район сәүдәгәрләре, эшмәкәрләр күп төрдә, бик тәмле итеп бәйрәм ризыклары әзерләгәннәр. Аларны балалар да, өлкәннәр дә бик теләп алдылар, рәхмәтләрен әйттеләр. Районыбызның талантлы артистлары, РФ, ТР күләмендә танылган, горурлыгыбыз булган җыр-бию ансамбле чыгышлары шатлык өстенә шатлык булды, мәйдан гөрләп торды.
Төзүчеләр бу кадәр хөрмәт күрсәтүгә, аларны зурлауга бик тә лаек. Алар тырыш хезмәтләре белән районыбызның социаль-икътисади үсешенә искиткеч зур өлеш кертәләр. Бу юнәлештә районыбызда күп эшләр башкарыла. Җитештерү, мәдәни-көнкүреш, социаль объектлар - мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, торак йортлар һ.б. төзелә, булганнарына ремонт ясала, асфальт юллар салына. 2010-2014 елларда гына да барысы 4896,54 млн. сум капиталь салым үзләштерелгән. Төзелеш объектларының сыйфатына әһәмият артты. Төзүчеләрнең, аларның җитәкчеләренең квалификациясе күтәрелә. Мисал өчен, Нөркә бистәсендә быел төзелгән 140 урынлы балалар бакчасы дөнья стандартына бик тә туры килә. Монда балалар, тәрбиячеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бу эшкә ПМК төзүчеләренең, аларның җитәкчеләре Асыл Шәяхмәтовның күңел җылысы салынган.
Төзелештә, эшмәкәрлекне үстерүдә райондашларыбыз Ярмиевләр династиясенең дә (уллары - Равил, Илүс) башкарган эшләре игътибарга лаек, башкаларга үрнәк булырлык. Алар, үз хезмәтләре белән, теләк булганда, халык өчен бик күп игелекле эшләр эшләргә мөмкин булуын раслыйлар. Илдә, республикада, районда икътисади-социаль үсеш, шулай ук, җитәкчеләрнең тырышып, иҗади эшләвенә бәйләнгән. Бу уңайдан бер мисал китерәм. Якташыбыз, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең зур оештыру сәләтенә, ныклы ихтыяр көченә ия булуы нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә республика тулысынча газлаштырылды. Әйтергә кирәк, әле хәзер дә РФнең кайбер үзәк өлкәләрендә газлаштыру төгәлләнмәгән.
Социаль-икътисади үсешне тәэмин итү буенча үзебезнең район җитәкчеләре дә тырышып, иҗади эшлиләр, эзләнәләр. Район башлыгы Фаил Камаев авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов белән Белоруссиягә барып, терлекчелекне алып бару технологиясен өйрәнеп, карусель тибындагы зур агрегатны үзебездә файдалану мәсьәләсен хәл иттеләр, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта монтаж ясалды. Шунысы кызык һәм әһәмиятле - 600 башка ике сменага бары тик 4 сыер савучы-күзәтче каралган. Уйлап карагыз әле, элек бер сыер савучыга 12-15 баш сыер беркетелә иде. Монда кешенең хезмәтен бик күпкә җиңеләйтү, чыгымнарны киметү мәсьәләсе хәл ителә.
Җыйнап әйткән вакытта, районыбызның киләчәге өметле, уй-ниятләр тормышка ашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев