Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район Советының икенче чакырылыш XXXIII утырышы уздырылды

Анда 8 мәсьәлә каралып, төп сөйләшү киләсе ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында барды. Муниципаль район Советының 2012 елның 20 декабре, 24-01 санлы "Актаныш муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларга планлаштырган чорга бюджеты турында"гы карарына кертеләсе үзгәрешләр белән беррәттән, 2014 елга мөлкәт һәм җир салымнары да ачыкланды. Болар хакында район...

Анда 8 мәсьәлә каралып, төп сөйләшү киләсе ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында барды.
Муниципаль район Советының 2012 елның 20 декабре, 24-01 санлы "Актаныш муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларга планлаштырган чорга бюджеты турында"гы карарына кертеләсе үзгәрешләр белән беррәттән, 2014 елга мөлкәт һәм җир салымнары да ачыкланды. Болар хакында район финанс-бюджет палатасы рәисе Кадрия Каюмова таныштырды. Район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Альберт Тимиров тәкъдим иткән карар проекты район бюджеты процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләрне үз эченә алган иде.
Актанышта "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк" муниципаль бюджет учреждениесен булдыру, мәдәният учреждениеләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясен, шулай ук, юл фондын төзү кирәкме? Бу хакта нигезле уйланылган карар проектлары да депутатлар тарафыннан игътибарсыз калмады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариевның утырышта ясаган чыгышлары шулар хакында булды.
Утырышта каралган барлык карар проектлары да тулысынча расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев