Актаныш

Актаныш районы

16+
Общество

Район юлларында шаккатмалы тәртип бозу очраклары теркәлгән (ИСЕМЛЕК)

Актаныш районында быел 18 гыйнварга кадәр 18 юл һәлакәте очрагы булган, шөкер, зыян күрүчеләр юк. Исерек хәлдә машина белән идарә итүче - 5, тизлек арттырган өчен 106 машина йөртүче тоткарланган. Иминиятләштерелмәгән машина белән идарә итүчеләр - 6, пычрак номер белән йөрүчеләр - 65, машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына...

Актаныш районында быел 18 гыйнварга кадәр 18 юл һәлакәте очрагы булган, шөкер, зыян күрүчеләр юк.
Исерек хәлдә машина белән идарә итүче - 5, тизлек арттырган өчен 106 машина йөртүче тоткарланган.
Иминиятләштерелмәгән машина белән идарә итүчеләр - 6, пычрак номер белән йөрүчеләр - 65, машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырганнар - 2, зебра аша чыгучыларга юл бирмәгәннәр - 3 очрак.
Шулай ук, иминлек каешын эләктермәгән өчен - 51, балаларны махсус коляскага утыртмаганга - 7, фаралары дөрес яктыртмаган өчен - 4, каршы як полосага чыккан өчен - 2, тәрәзәләрен артык караңгылаткан өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.
Юл чыгу тәртибен тупас бозган җәяүлеләр саны - 10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев