Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рейд бригадасы урыннарга чыкты

Кибетләрдә, даруханәләрдә тәртип сакланамы?

undefined

Коронавируска каршы чаралар кертелгән вакытта Актаныш кибетләре нинди режим белән эшли? ТР Хөкүмәте каршында төзелгән оператив штаб һәм район башкарма комитеты тарафыннан җиткерелгән таләпләр үтәләме? Законсыз сәүдә алып барып, чирнең таралуына теләктәшлек белдерүчеләр юкмы? 8 апрель көнне үткәрелгән рейд вакытында шушы сорауларга җавап эзләнде.

Узган атнада урамда, кибетләрдә сакланган тынлык бу атнада бераз кими төшкәне сизелә. Бу, бәлки, азык-төлек кибетләреннән тыш, кайбер башка сәүдә нокталарына да сатарга рөхсәт бирелү белән бәйледер. Ләкин урамда, кибеттә иркенләп йөрергә мөмкин дигәнне аңлатмый. Үзеңә кирәкне тиз генә сатып алырга да, ашыгыч төстә тыныч урынга, ягъни өеңә кайтуың хәерлерәк.   

Актаныш Эчке эшләр бүлеге полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Нуриев, “Роспотребнадзор”ның Актаныш районы буенча баш табиб урынбасары Луиза Хафизова тикшерү-күзәтүләрне үз юнәлешләрендә барлады. Зур булмаган җитешсезлекләр һәр җирдә дә диярлек ачыкланды, аларны бетерергә кушылды.  

– Ачыкланган кимчелекләрне кичекмәстән төзәтергә дип кисәттек. Тәртип бозучылардан аңлатмалар алынды. Режимны бозу фактлары буенча административ җаваплылык каралган. Шуның буенча административ җаваплылыкка тартылачаклар. Мондый рейдлар дәвам итәчәк. Үз-үзеңне чикләү режимы беткәнче, бөтен объектларны күзәтү астында тотачакбыз, эш алып барылачак, – диде Фәһим Нуриев.

Сүзебезне Луиза Хафизова белән дәвам иттек.

– Ил күләмендә коронавирус инфекциясе таралу чикләре зурайганнан-зурая бара. Һәрбер җирлектә, авылда, территориядә үз-үзеңне чикләү режимы 28 апрельгә хәтле озынайтылды. Без бары өйдә калып кына шушы авыруның таралуын киметә алабыз. Медицина күзәтүендә булган кешеләр һәркөнне безнең тарафтан контрольгә алына. Саклану режимын бозсалар, административ беркетмә тутырабыз. 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Кем карантинда, медицина күзәтүе астында икән, алар үзләренеңгенә түгел, безнең район халкының да сәламәтлеген саклау максатыннан,шушы чикләүне үтәргә тиеш. Медицина хезмәткәрләре һәр көнне аларның темпуратурасын, хәлен контрольгә ала. Шул ук вакытта район халкына әйтәсем килә. Безнең сәүдә нокталары шушы үз-үзеңне чикләү вакытында эшләү режимын көйләү буенча санитар эшләгән объектлар бары тик азык-төлек, көнкүрештә беренче кирәк-ярак товар сатучылар, төзелеш материаллары сатучылар. Кибетләрнең кеше йөри торган мәйданы 100 кв.метрдан артмаска тиеш. Кеше күпләп кереп, бер-берсенә авыру йоктырырга мөмкиннәр.

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев