Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә
Общество

Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә

Ел башыннан сигез ай дәвамында районда 24 юл һәлакәтендә 25 кеше тән җәрәхәтләре алган, 6 кеше һәлак булган, шуларның 2се өчен эчкән хәлдә руль артына утырган шоферлар гаепле. Август аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүче 9 граждан тоткарланган. Август аенда районыбызда булган юл-транспорт...

Ел башыннан сигез ай дәвамында районда 24 юл һәлакәтендә 25 кеше тән җәрәхәтләре алган, 6 кеше һәлак булган, шуларның 2се өчен эчкән хәлдә руль артына утырган шоферлар гаепле.
Август аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүче 9 граждан тоткарланган.
Август аенда районыбызда булган юл-транспорт һәлакәтләре:
-1 август көнне М-7 трассасында Иске Байсар авылы янында КамАЗ һәм Нива бәрелешеп, бер кеше тән җәрәхәте ала; Әтәс авылы янында Мерседес автомобиле МТЗ тракторы белән бәрелешә.
- 4 август - Актаныш авылында Кио һәм Ваз 2110 автомашиналары бәрелешә.
-5 августта Актанышның Һади Тактащ урамында Газель һәм Рено Логан автомашиналары бәрелешә, шушы көне кичен Актаныш-Яңа Әлем юлында УАЗ автомашинасы юл читенә әйләнә.
-6 августта Актанышның Ленин урамында билгесез автомашина Опель Астра машинасына зыян салып, күздән югала.
-8 августта Актанышның Көньяк урамында ике, Күҗәкә авылында ике жинел машина бәрелешә. Куян авылында Ода юл читенә әйләнеп, ике кеше тән җәрәхәтләре ала.
-10 августта Актанышның Тынычлык урамында ВАЗ-2112 машинасы артка
чиккәндә 2009нчы елгы баланы бәрдерә; Урман урамында КамАЗ һәм Ровер, Татарстан урамында ике жинел автомашина бәрелешә.
- 12 августта Актанышбаш авылы янында ВАЗ-2106 белән Фиат автомашина бәрелешә, Шәрип һәм Иске Теләкәй авыллары арасында Опель Корса автомобиле юл читенә әйләнә.
- 13 августта М-7 трассасында өч автомашина, Актанышның Вахитов урамында МТЗ тракторы һәм Лада Калина машинасы бәрелешә.
- 17 августта Актаныш-Иске Богады юлындагы һәлакәткә очрап, ике кеше
тән җәрәхәтләре ала; Актанышта ЗАЗ Шанс юл кырына әйләнә.
-20 августта М-7 трассасында Пучы авылы янында ВАЗ-2114 автомобиле алда
торган йөк машинасына бәрелә. Жинел машина пассажиры урында һәлак була, йөртүчесе Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатыла.
- 21 августта М-7 трассасында 1982 елгы җәяүле хатын-кызны машина бәрдерә, аны тән җәрәхәтләре белән Чаллы хастаханәсенә озаталар. Шушы ук көнне Актанышбаш авылы Үзәк урамында ике жинел машина, Актанышта Лада Калина һәм Лада Ларгус бәрелешә.
- 22 августта М-7 трассасында Вольво автомобиле юлдан төшеп китә.
- 23 августта Актаныш-Иске Байсар юлында автомашиналар бәрелешә.
- 24 августта М-7 трассасында Скания автомобиле м-сы юл читенә әйләнә.
- 25 августта Актанышның Баян Дәүләтов урамында юл-транспорт һәлакәтендә 1977 елгы хатын-кыз тән җәрәхәтләре ала.
-26 августка каршы төндә Актанышның Тынычлык урамында Ока машинасы механик зыян ала, Баян Дәүләтов һәм Комсомол урамнары киселешендә Хундай һәм ВАЗ-2109, Иске Богады авылының Үзәк урамында ике жинел автомашина
бәрелешә. Бу көнне Актаныш-Пучы юлының Чирү авылы янында Рено Логан автомобиле юл кырына әйләнә, бер кеше тән җәрәхәте ала.
-27 августта Актанышта Лада-Калина белән Лада-Приора бәрелешә.
-29 август көнне Зөбәер авылы янында ике жинел автомашина, Актанышның Вахитов урамында ике автомашина бәрелешә, Күҗәкә-Иске Уряды юлында Хундай автомобиле юл кырына әйләнә.
-30 августта Такталачык авылында ВАЗ-2106 автомобиле әйләнә, тән җәрәхәте алучылар бар.
- 31 августта Актанышта КИА Серато автомашинасы механик зыян ала.

Нет комментариев