Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Суга кытлык башланды

Безне- карт-карчыкларны, сугыш чоры балаларын тизрәк үлеп бетсеннәр дип тырышалар кебек тоела башлады. Су проблемасы борчый. 2010 елга чаклы Яңа Әлем авылында эчә торган суга кытлык булмады. Авылның бер-ике слесаре су ала торган колонкаларны һәрвакыт төзек тотты: су кыш та, җәй дә килеп торды. 2010 елда Яңа Әлем авылы җирлеге...

Безне- карт-карчыкларны, сугыш чоры балаларын тизрәк үлеп бетсеннәр дип тырышалар кебек тоела башлады. Су проблемасы борчый.
2010 елга чаклы Яңа Әлем авылында эчә торган суга кытлык булмады. Авылның бер-ике слесаре су ала торган колонкаларны һәрвакыт төзек тотты: су кыш та, җәй дә килеп торды. 2010 елда Яңа Әлем авылы җирлеге су системасын Актаныш торак-коммуналь хуҗалыгына тапшырды, шуннан соң суга кытлык китте.
Быел 2 март көнне өйгә кергән су туңды, безнең яндагы колонка кыш буе эшләмәде, чөнки бозын ватып-карап торучы юк, ә халыкка, су алган өчен дип, ай саен түләү кәгазе килеп тора. Шуңа безнең яндагы колонкадан су алып булмас микән дип, 5 мартта Актаныш торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе. Р.Кустовага барып гозеремне җиткердем. ЖКХ слесарьләре килеп, безнең колонканың су ала торган шлангысын кисеп атып, су чыга торган торбага агач чөй кагып киттеләр. 2 майга чаклы сусыз тордык. 2 майда тагы слесарьлар килеп, су килми торган торбага шланг ялгап киттеләр, ә су килә торбада агач чөй калды. ЖКХ җитәкчелеге махсус эшләми микән, дип уйлыйм. Кешеләр шикаять белән йөрмәсеннәр дип.
Хәзер без кайда нинди су бар-шуны эчәбез. Йогышлы эчәк авырулары да эләгергә ихтимал. Эчем авыртып, Актаныш хастаханәсендә булдым инде. Табиблар бер кочак дарулар язып җибәрделәр. Әгәр бу хатка бернинди дә җавап алмасам, тагын нишләргә инде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев