Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков отставкага китте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак. "Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.
"Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләде.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илдар Халиков Татарстан Республикасының энергетика өлкәсе компанияләренең директорлар советында идарә итүне дәвам итәчәк.
Белешмә: Халиков Илдар Шәфкать улы 1967 елның 21нче ноябрендә ТАССРның Әгерҗе шәһәрендә туган.
1985 елда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1987 елда хокук белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керә.
1993-1995 еллар - "Челны-банк" акционерлык коммерцияле банкының әйдәп баручы белгече, кыскавакытлы һәм озынвакытлы кредитлаштыру, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, идарә башлыгы.
1995-1996 еллар - "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең хокукый идарә башлыгы урынбасары.
1996-2003 еллар - "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең финанслар буенча директоры, генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары - икътисад һәм финанслар буенча директоры, генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары.
2003-2005 еллар - Яр Чаллы шәһәре администрация башлыгы.
2006 елның 1нче гыйнварыннан - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры.
2010 елның 22нче апреленнән бирле - Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев