Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда һава торышының 4 градуска кадәр җылынуы фаразлана

Республикада урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәргә һава температурасының чагыштырмача җылырак булуы көтелә. Бүген һәм иртәгә, 15 мартта, республикада көндезге һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булса, 16 мартка инде 4 градуска...

Республикада урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәргә һава температурасының чагыштырмача җылырак булуы көтелә.
Бүген һәм иртәгә, 15 мартта, республикада көндезге һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булса, 16 мартка инде 4 градуска кадәр күтәрелә. Төннәрен әле һава температурасы 0 градустан түбән булачак - алдагы ике төндә 3-8 градус салкын булыр, дип фараз кылына.
Тулаем алганда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Иртәгә урыны белән кар һәм җепшек кар, 16 мартта моңа өстәп көндез яңгыр да явачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/14/136678/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев