Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанга карлы көчле җил белән төньяк атлантик циклон якынлаша

Татарстан синоптиклары күз күреме начарлануын, кар көртләре һәм бозлавык булачагын кисәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төбәккә төньяк атлантик циклон якынлашу сәбәпле һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичке сәгать 8дән иртәгә кичке сәгать 10га кадәр Татарстанда күз күреме 500-1000 метрдан да азрак булачак; кар...

Татарстан синоптиклары күз күреме начарлануын, кар көртләре һәм бозлавык булачагын кисәтә.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төбәккә төньяк атлантик циклон якынлашу сәбәпле һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичке сәгать 8дән иртәгә кичке сәгать 10га кадәр Татарстанда күз күреме 500-1000 метрдан да азрак булачак; кар явачак, урыны белән көньяк-көнбатыштан иртән һәм көндез секундына 17-22 метр тизлектәге көчле җил. Юлларда кар көртләре. Һава температурасы дүшәмбедән сишәмбегә 7 дән 9 градуска кадәр салкын, көндез 5-7 градус салкын булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.
14 февральдә кичен, метеорологлар фаразлавынча, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда төнлә һәм иртән бераз буранлап алу ихтималы бар. Төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача җил, һава температурасы төнлә 8дән 13 градуска кадәр салкын, көнчыгыш районнарда 16 градус салкын фаразлана. Көндез һава температурасы 5тән 10 градуска кадәр салкын булачак.
15 февральдә аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар һәм урыны белән җиңелчә буран көтелә. Җил төньяктан исә башлый, һава температурасы 8дән 13 градуска, көнчыгыш районнарда 17 градуска чаклы салкын булыр дип фаразлана. Көндез 6дан 11 градуска кадәр түбән төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/13/134965/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев