“ТЕГЕНДИ ТЕМА”: Апалы-сеңелле өченче буын туганнарның балалары өйләнешә аламы?
Шундый соравым бар иде: апалы-сеңелле өченче буын туганнарның балалары өйләнешә аламы?
- Әйе, ала. Чөнки алар якын туган булып саналмыйлар. Бу очракта шәригать гаилә корырга рөхсәт итә.
Мәсәлән, Гали ибне Әбү Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, аның кызы - Фатыйманың ире була. Бу кан аерыла һәм гаилә корырга мөмкин булганны аңлата. Әлеге никахтан 3 малай - Хәсән, Хөсәен һәм Мөхсин, һәм ике кыз - Зәйнәп һәм Өмм Көлсем туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев