Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Террорчылардан ничек сакланырга

Ничек теракт корбаны булмаска? Гражданлык уяулыгы нәрсә ул? Террорчылык вакытында үзеңне ничек тотарга?

Әлеге сорауга Пучы мәктәбе укучылары сыйныф сәгатендә җавап табарга тырыштылар. Балаларның актив катнашулары күренде. Бу аларның төрле хәлләрдә каушап калмаска кирәклеген яхшы аңлауларын белдерә.

Гадәти булмаган әлеге сыйныф сәгате бишенчеләр белән үткәрелде. Ул “Без терроризмга каршы” дигән исем астында узды. Анда Актаныш Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Алинә Әскарова, Фәйрүзә Гобәйдуллина, Илгина Мирзашәрипова, Шәрип Шәймиев музей-йортыннан  Илгина  Нуртдинова  катнашты. Алтынчылар да килеп  кушылды.

Сыйныф сәгатенең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның террорчылыктан саклану турында белемнәрен камилләштерү. Әлеге чарада Алинә Әскарова балаларга аңлаешлы телдә лекция укыды, соңыннан сораулар биреп, аларның белемнәрен сынап карады. Балалар террорлык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Аннары бергәләшеп “Без терроризмга каршы” исеме астында бердәм плакат эшләделәр. V сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева тарафыннан әзерләнгән презентация белән таныштылар.

Балалар һәм өлкәннәр Россиядә һәм бөтен дөньяда терроризм белән көрәшергә генә түгел, аның барлыкка килүен тагын да мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк кисәтергә кирәклеген белергә тиеш дигән фикер уздырылды әлеге сыйныф сәгатендә.

 

Гөлназ МУЛЛАГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев