Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тикшерү органнарына 50 яшь

Тарихка күз салсак, РФ Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тикшерү органнары әле чагыштырма яшь дип әйтергә мөмкин. Эчке эшләр органнарында җинаятьләрне тикшерү вазифалары 1963 елның 6 апрелендә СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә барлыкка килә. Моңа хәтле мондый вазифалар прокуратура һәм КГБ ведомстволарында гына булган. Быел эчке эшләр органнарының тикшерү аппаратына...

Тарихка күз салсак, РФ Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тикшерү органнары әле чагыштырма яшь дип әйтергә мөмкин.
Эчке эшләр органнарында җинаятьләрне тикшерү вазифалары 1963 елның 6 апрелендә СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә барлыкка килә. Моңа хәтле мондый вазифалар прокуратура һәм КГБ ведомстволарында гына булган. Быел эчке эшләр органнарының тикшерү аппаратына 50 яшь тула. Бүгенге көндә дә тикшерүчеләр башка хезмәткәрләр белән иңгә-иң терәшеп, җинаятьчелеккә каршы көрәштә үзләренең өлешләрен кертәләр.
Үзебезнең район эчке эшләр бүлеге тикшерү бүлекчәсенә килгәндә, бүгенге көндә монда барлыгы 4 хезмәткәр эшли. Бүлекчә җитәкчесе - тикшерүче Илфат Фәррахов 1994 елда кече тишерүче булып эшли башлый. Соңыннан тикшерүче, өлкән тикшерүче вазифаларын башкара һәм 2006 елның декабрь аенда район ЭЭБ җитәкчесенең урынбасары - тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
Өлкән тикшерүче Булат Атнагулов 1994 елдан бирле шушы бүлекчәдә хезмәт куя, 2001 елдан алып 2010 елга тикле район эчке эшләр бүлегенең кадрлар белән эшләү хезмәтен җитәкли һәм 2010 елның октябрь аенда яраткан хезмәтенә кире әйләнеп кайтты. 2006 елдан бирле Радик Басыйров бүгенге көнгә тикле намуслы эш алып бара. 2007 елны, югары уку йортын тәмамлаганнан сон, тикшерүче булып Айзат Тимиров эшкә алынды һәм бүген дә үз вазифаларын төгәл башкара.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 10 апрель, 2013 27 (9773) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев