Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

УЧАСТОКЛАРДА ВОЛОНТЕРЛАР ЭШЛИ: Актанышта 93 яшьлек Тимер ага Фәрдиев сайлауларда үз тавышын электрон юл белән бирде

8 сентябрьдә - Бердәм сайлау көнендә Актаныш районында урнашкан сайлау участокларында волонтерлар да эшли.

Алар,  иң беренче чиратта,  сайлаучыларны электрон тавыш бирү җайланмасында эшләү тәртибе белән таныштыра.

Искәртеп үтәбез, бүген Актаныш, Яңа Әлем, Пучы авыл җирлекләрендә теркәлгән тавыш бирүчеләр депутатларны электрон юл белән сайлый. Заман техникасында эшләүне җиңеләйтү өчен участокларда тренажерлар да куелган. 

Волонтерлар ярдәменә аеручы өлкән яшьтәге сайлаучылар мохтаҗ. Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында да сайлаулар электрон төстә бара. Биредә системаны аңламаган һәркемгә волонтерлар ярдәмгә ашыга. 

- Бу балаларның биредә торып, безгә ярдәм итүләре эшне күпкә җиңеләйтә. Күз дә күреп бетерми, экранга басулар да күпмедер кыенлыклар тудыра. Ә волонтерлар барысын да гади итеп аңлаталар, ярдәм кулы сузарга әзер торалар, - ди сайлауга килүчеләр. 

1926 елгы Тимер ага Фәрдиев та бүген депутатка  үз тавышын заманча юл белән бирде. 93 яшьлек райондашыбыз сайлауларга бик теләп килгән. 


- Ничә яшьтә булуга карамастан, кеше үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш!” – ди ул. 

Сүз уңаеннан, сайлау участокларына үз аякларында килә алмаучыларның өйләренә барып, аларны сайлату мөмкинлеге каралган. Участокларга килеп тавыш бирүчеләрнең төп дулкыны үткәннән соң, бу хәрәкәт тормышка ашырылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев