Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

XXII Коръән уку бәйгесендә Актаныштан Мөхәммәд Гарифуллин икенче урынны яулады

22 мартта Чаллының "Ак мәчете"ндә балаларның язгы каникул чорында республика күләмендә үтә торган чираттагы XXII Коръән уку бәйгесе узды. Бу юлы ул 12 шәһәр-районнан (Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Менделеевск, Казан, Чаллы) һәм Удмуртиянең Можга шәһәреннән 140 яшь Коръән укучыны үзенә җәлеп итте. Шунысы игътибарга...

22 мартта Чаллының "Ак мәчете"ндә балаларның язгы каникул чорында республика күләмендә үтә торган чираттагы XXII Коръән уку бәйгесе узды.
Бу юлы ул 12 шәһәр-районнан (Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Менделеевск, Казан, Чаллы) һәм Удмуртиянең Можга шәһәреннән 140 яшь Коръән укучыны үзенә җәлеп итте.
Шунысы игътибарга лаек, бәйгедә катнашучыларның яше "кечерәя" бара. Иң яшь катнашучыларга 3 яшь тә юк иде. Икенче үзенчәлек - балалар бәйгегә елдан-ел яхшырак әзерләнеп килә. Аларның күпчелеге берничә җүз, кайберәүләр исә уннарча җүзне яттан белә.
Бәйгедә катнашучыларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде: ул балаларны киләчәктә дә Коръәнне шулай тырышып өйрәнергә, Аның кушуы буенча яшәргә чакырды. Хәзрәт балаларга бүләк итеп китаплар алып тапшырды. Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин нәниләргә шәһәр җитәкчеләренең котлавын да җиткерде.
15 яшькә кадәрге егетләр төркемендә Актаныштан Мөхәммәд Гарифуллин икенче урынны яулады.

чыганак: http://aktanysh.muhtasibat.tatar/tatar/news/news_3859.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев