Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа бина – яңа уңышларга юл башы

10 ноябрь - полиция хезмәткәрләре көне. Ул - үз гомерләрен аямыйча, авыр хезмәт алып баручылар бәйрәме. Әлеге хезмәт ияләренең вазифалары бик җиңелләрдән түгел. Халык белән тыгыз элемтә оештыру, гражданнарның иминлеген, тынычлыгын тәэмин итү, илдә тәртип булдыру... Кыскасы, эчке эшләр органнарының хезмәте һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә тора. Районыбыз эчке эшләр бүлеге...

10 ноябрь - полиция хезмәткәрләре көне. Ул - үз гомерләрен аямыйча, авыр хезмәт алып баручылар бәйрәме.
Әлеге хезмәт ияләренең вазифалары бик җиңелләрдән түгел. Халык белән тыгыз элемтә оештыру, гражданнарның иминлеген, тынычлыгын тәэмин итү, илдә тәртип булдыру... Кыскасы, эчке эшләр органнарының хезмәте һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә тора.
Районыбыз эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре быелгы һөнәри бәйрәмнәрен яңа сафка баскан бинада каршылады. Совет һәм Россия милициясе исеме астында яшәгәндә, аскы Актаныштагы, соңыннан инде Ленин урамындагы идарә биналары ул елларны үз эченә алган тарих китабының соңгы битен яптылар. Быел исә тәртип сакчыларыбыз район полициясе тарихының өр-яңа елъязмасын башлап җибәрде. Аларны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләргә Татарстан буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин да килгән иде. Бүләкне дә зурдан әзерләгән ул - Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдиновка "Лада-Приора" автомобиле ачкычын һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, "Булгария" төзелеш оешмасы җитәкчесе Айрат Бариев, аның Актаныштагы базасы җитәкчесе Мирсәлим Сәетов - министрлыкның Рәхмәт хатлары, район эчке эшләр бүлегенең тыл бүлекчәсе җитәкчесе Рушан Сираев - "Яхшы хезмәте өчен" күкрәк билгесе, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Сәрваров министрның исемле сәгате белән бүләкләнделәр.
- Әлеге яңа объект төзелү полиция хезмәткәрләренә яңа уңайлыклар тудырды. Һәм бу үзгәрешләр сезнең алдагы эшчәнлегегездә дә чагылыш табып, тагын да югары баскычларга ирешергә, яңа уңышлар яуларга этәргеч бирер, - диде үз чыгышында муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм бүлек җитәкчесе Руфат Гайнетдиновка өр-яңа "Нива" машинасы ачкычын бүләк итте.
2007 елда беренче нигез ташы салынган, инде бүген тулы бер комплексны хәтерләтүче бу бинаны төзү эшләре 6 ел дәвам итә һәм тулысынча Россия Федерациясе бюджеты тарафыннан финанслана.
Министр Артем Хохорин, Актаныштагы полиция бинасы белән тиңләшерлек идарә Россиядә дә юктыр, дип әйтеп узды. Барлык уңайлыклары булган, тиешле таләпләргә туры килерлек итеп җиһазландырылыган бинаны сафка бастырган "Булгария" төзелеш оешмасына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
Ә бинаның эчке ягы, дөрестән дә, заман таләпләренә җавап бирерлек. Вакытлыча тоткарлау изоляторының административ тоткыннар камералары да гражданнар өчен уңайлы итеп ясалган. Хезмәткәрләрнең иркен, якты эш бүлмәләре, кизү торучылар өчен махсус чәй бүлмәсе, подвалдагы спорт залы, тавыш изоляцияләнә торган тир бүлмәсе... Ишегалдында исә 16 автомобильгә исәпләнгән җылы гараж, автостоянка да полиция хезмәткәрләренә уңайлы эш шартлары тудыра.
Бинаның музей бүлмәсендәге "Мәртәбәле кунаклар китабы"нда иң беренчеләрдән булып министрның теләкләре урын алды.
Бәйрәм кичәсе район мәдәният йортында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәгенең тынлы оркестры тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев