Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юбилеең котлы булсын

Үзебез әби-бабайлар булсак та, безнең өчен "балам" дип өзелеп торучы әти-әниебезнең исән-сау булуыннан да зур бәхет юктыр. Шушы көннәрдә әтиебез Мозаффар Мөзгертдин улы Гыйлметдиновның зур юбилее. Аңа - 80 яшь. Ул 1937 елның 7 мартында Күҗәкә авылында дөньяга килә. Аның балачагы, яшьлек еллары авыр чорларга туры килә. Әтисе - репрессия...

Үзебез әби-бабайлар булсак та, безнең өчен "балам" дип өзелеп торучы әти-әниебезнең исән-сау булуыннан да зур бәхет юктыр. Шушы көннәрдә әтиебез Мозаффар Мөзгертдин улы Гыйлметдиновның зур юбилее. Аңа - 80 яшь.
Ул 1937 елның 7 мартында Күҗәкә авылында дөньяга килә. Аның балачагы, яшьлек еллары авыр чорларга туры килә. Әтисе - репрессия корбаны. Әйе, мал-мөлкәтләрен тартып алырга, гаиләләреннән аерып, балаларын ятим итеп, сөргенгә җибәрергә нигә кирәк булгандыр? Безнең әтиебезгә дә әтисен күрергә насыйп булмый.
Туганда ук әтисез, бик яшьли әнисез калса да, тырыш, хезмәт сөючән була ул. Әтисе сөргенгә җибәрелгәч, алар әнисе, апасы белән әнисенең туган авылы Апачка кайталар. Ул кечкенәдән үк колхоз эшендә катнаша башлый, зурлар белән беррәттән, болында печән чабуларын, өй салу өчен бүрәнәгә чыгуларын хәзер дә бик еш искә ала. Әйе, тормышның барлык авырлыкларын үзенә җиңеп чыгарга туры килгән. Авырлыкларга бирешмичә, тормышта үз юлын тапкан ул.
Үз гомерендә күп еллар җитәкче урыннарда эшләде. Кайда гына хезмәт куйса да, җанын-тәнен биреп, үз эшеннән тәм табып хезмәт итте, нинди генә эшкә тотынса да, башкаларга үрнәк булды. Хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итте. Авыл Cоветы рәисе, ферма мөдире булып эшләгән елларында куйган хезмәтләре дәүләт тарафыннан бик күп сандагы мактау кәгазьләре, орден-медальләр белән бәяләнде. Аларның иң зурысы - "Почет билгесе" ордены.
Әтиебез! Бүгенге көндә дә син "картайдым" дип, өйдә ятмыйсың, якын-тирәдәге дүрт авылда дини йолаларны бик теләп, җиренә җиткереп башкарасың. Син исән чакта, аякта йөреп торган чакта Апач-Әтәс мәчетенең дә ишеге ябылмас, азан тавышлары тынмас әле, Алла боерса.
Синең тормыштагы уңышларыңда, әлбәттә, 57 ел янәшәңдә атлаган изге җанлы, киң күңелле, сабыр холыклы әниебезнең өлеше бик зур. Сез безгә - 5 балагызга гомер биреп, тормышта үз юлыбызны табарга булыштыгыз. Зур рәхмәт сезгә.
Әти! Киләчәктә дә әниебез белән тигезлектә, безнең кадер-хөрмәтебезне тоеп, игелекләребезне күреп, сау-сәламәт булып яшәсәгез иде.
Без әтиле йортта туып-үстек,
Без әтиле йортка кайтабыз.
Җан җылысы көтеп торган өйгә
Дәшеп тора нурлы капкабыз.
Чын күңелдән, олы хөрмәт белән,
"Әти" диеп, сиңа дәшәбез.
Бер кайгысыз, тату мул тормышта,
Әни белән бергә яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев