Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юл кагыйдәсен белүчегә – Мактау кәгазе

Каникуллар башлануга мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Меңнәр авылындагы мәктәп яны лагеренда 10 бала ял итә. Биредә балалар белән эш махсус план нигезендә алып барыла. Һәр көн аерым бер темага багышланган. Әйдәманнары Фәридә Галимова белән Гүзәл Мансуровалар балаларның вакытларын кызыклы һәм файдалы уздыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланалар. "Игътибар: балалар!"...

Каникуллар башлануга мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Меңнәр авылындагы мәктәп яны лагеренда 10 бала ял итә.
Биредә балалар белән эш махсус план нигезендә алып барыла. Һәр көн аерым бер темага багышланган. Әйдәманнары Фәридә Галимова белән Гүзәл Мансуровалар балаларның вакытларын кызыклы һәм файдалы уздыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланалар. "Игътибар: балалар!" айлыгы кысаларында ЮХИДИнең Фән һәм мәгариф программасын финанслау буенча Актаныш филиалы идарәсе җитәкчесе Рәсимә апалары Сәетова белән очрашуны да алар көтеп алдылар.
- Җәй көне транспорт аеруча күп йөри, шуның өчен дә сездән, балалар, нык саклык сорала. Игътибарлы булыгыз, таныш түгел машиналарга утырмагыз, - дип үзенең киңәшләрен бирде Рәсимә апалары.
Балалар да үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Табышмакларга җаваплар таптылар, сорауларга төгәл җавап бирделәр. Төрле транспорт чарасы һәм юл билгеләре макетларын җыйдылар. Җитезлектә сынаштылар.
Барлык төр ярышларда да дөрес җаваплар тапкан Наилә Хәмзинага, Айзирә Кашаповага, Айзат Давытовка, Камилә Локмановага Рәсимә Сәетова Мактау кәгазьләре тапшырды. Барлык балалар да аның кулыннан истәлек бүләкләре кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев