Авылны комплекслы үстерү программасы 6 млрд сум күләмендә финансланачак
Акчаларның күп өлеше социаль инфраструктура булдыруга һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән.
Авылны комплекслы үстерү программасы 6 млрд сум күләмендә финансланачак.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «авыл территорияләрен комплекслы үстерү»федераль программасын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде. Программа кысаларында гомуми бәясе 6 миллиард сумнан артык булган 32 объектны финанслау каралган.
Акчаларның күп өлеше социаль инфраструктура булдыруга һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Проект республиканың җиде муниципалитетында 22 социаль объект төзү һәм ремонтлауны күздә тота. Бу мәгариф учреждениеләре, халыкка хезмәт күрсәтү үзәкләре һәм мәдәни-күңел ачу учреждениеләре. Социаль өлкәгә кертемнәр күләме 5,077 млрд сум тәшкил итәчәк.
Программа шулай ук авылның инженерлык инфраструктурасын яхшыртуны да күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев