Казанның КРК «Пирамида» концертлар залында эшләүче яшьләр иҗатының XIII Республика телевизион фестивале «Безнең заман»ның гала-концерты узды
Быел фестивальдә Татарстанның 150 предприятиесе һәм оешмасыннан якынча 1,2 мең артист катнашты, алар жюри хөкеменә өч йөзгә якын иҗади номер тәкъдим итте. Финалга шуларның 171е узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фестивальнең төп бүләген «Татнефть Профсоюз» командасына шәхсән үзе тапшырды. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Рәисенең күчмә кубогы һәм 500 мең сумлык сертификат бирелде.
«Безнең заман геройлары» кубогы һәм 300 мең сумлык сертификат ГБУ «Юл хәрәкәте иминлеге» командасына тапшырылды. Бүләкне Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыров һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов тапшырдылар.
«Заманыбыз байлыгы» кубогына һәм 200 мең сумлык сертификатка «Нижнекамскнефтехим» командасы лаек булды. Шулай ук үз номинацияләрендә КАМАЗ, «Казаноргсинтез», Чистай Үзәк район хастаханәсе, Зәй районы һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы коллективлары җиңүче дип танылды.
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ЮНЕСКОның «Эпоха иҗатчысы» ордены белән бүләкләнде. Ул «Безнең заман»ның Россиядә ЮНЕСКО комиссиясе шурасы астында эшләүче бердәнбер яшьләр фестиваль хәрәкәте булуын, шулай ук мәдәни мирасны һәм рухи традицияләрне саклау өчен мөһим мәйданчык булып торуын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев