Татарстан 2026 елда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 407 Сабан туе үткәрәчәк
Татарстан 2026 елда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 407 Сабан туе үткәрәчәк. Шуларның 297се – Россиянең 62 төбәгендә, 110сы 41 чит илдә узар дип көтелә.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре координация советы утырышында шул хакта хәбәр итте. «Сабантуй бәйрәме республикада һәм аннан читтә яшәүче татарларның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру формаларының берсе булып тора», – дип искәртте мәдәният министры. Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, быел 319 Сабан туе (шуларның 233е – Россиянең 45 төбәгендә, 86сы – чит илләрдә) үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев