Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Татарстан Республикасында җәмәгать транспортында йөрү өчен тарифлар билгеләнде

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, перевозчик-оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән документларны экспертиза нәтиҗәләре нигезендә һәм транспорт инфраструктурасының тотрыклы эшләвен, хезмәт күрсәтүнең тиешле сыйфатын һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итү максатларында, 2026 елга Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә кагылышлы чикләнгән максималь тарифларны раслады.

2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә бер поездканың бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Тариф менюсында озак вакытка юл билетлары белән түләрлек мөмкинлек саклана, мондый очракта бер поездка бәясе 36 сум булачак.

Мөслим, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актаныш шәһәр һәм районнарында бер поездка 33 сум итеп билгеләнде.

Яшел Үзән һәм Түбән Кама муниципаль районнарында шәһәр яны маршрутлары өчен бер километр йөрү бәясе 3,68 сум тәшкил итәчәк. Татарстанның башка муниципаль районнары өчен узган чорлар буенча расланган чыгымнар булмау сәбәпле, 2025 елда гамәлдә булган тарифлар саклана.

Тарифларны исәпләгәндә транспорт системасындагы барлык актуаль үзгәрешләр исәпкә алынды: маршрут челтәренең гомуми озынлыгы һәм конфигурациясе, пассажир әйләнеше күрсәткечләре, хәрәкәт составының техник торышы һәм яшь структурасы, шулай ук гамәлдәге эксплуатацион чыгымнар. Пассажир агымы транспорт һәм социаль карталар буенча тикшерелде, аның динамикасы ковидка кадәрге чор – 2019 ел дәрәҗәсенә якынлаша.

Моннан тыш, тарифларның артуына түбәндәге факторлар йогынты ясады:

  • Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеш фаразы нигезендә кулланучылар бәясе индексындагы 5,1% үсеш;

  • ягулык бәяләренең фактик үсеше – 10,4%;

  • электр энергиясенә тарифларның 14,3%ка артуы;

  • ремонт өчен материаллар һәм запчастьләр бәяләренең 11,7%ка күтәрелүе;

  • минималь хезмәт хакы мөлкәтенең 20,7%ка арттырылуы;

  • яңа автобуслар һәм троллейбуслар буенча эксплуатацион чыгымнарны исәпкә алу.

Барлык социаль ярдәм чаралары һәм льготалар тулы күләмдә саклана.

Тарифларны раслау турындагы карар профильле министрлык белән килештерелгән.

Шулай ук шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Дәүләт комитеты тарафыннан расланган чикләнгән максималь йөрү бәясе муниципалитетларга транспорт компанияләре белән берлектә киңәйтелгән тариф менюсы формалаштырырга мөмкинлек бирә, бу исә аны җирле халык ихтыяҗларына һәм локаль транспорт системалары үзенчәлекләренә яраклаштырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев